Баулының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы 10 елллык юбилеен үткәрде
Бәйрәм чарасы үзәк китапханәдә үтте. Бирегә бүген “Ак калфак” оешмасының башлангычы булган, дистә ел дәвамында матур чараларда катнашып килгән апалар, соңгы елларда оешмага килеп кушылган ханымнар җыелды.
Бәйрәм барышында алар истәлекләре белән уртаклаштылар, берсеннән-берсе моңлы җырлар башкардылар, матур, җылы теләкләрен җиткерделәр. Оешманың беренче җитәкчесе Румия Шәфыйкованы аеруча җылы искә алдылар.
Оешма барлыкка килеп эшләгән ун ел эчендә “Ак калфаклар” бик күп күргәзмәләрдә, осталык дәресләрендә, бәйрәм-концертларда катнаштылар, милли гореф-гадәтләргә нигезләнгән эчтәлекле, тәрбияви чаралар уздырдылар, гуманитар ярдәм җыюда да алар беркайчан да читтә калмыйлар.
Бәйрәмдә Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да катнашты. Ул ханымнарга бик күп җылы теләкләрен җиткереп бүләкләр тапшырды.
–Кемнәрне чакырдык, барысы да оешкан төстә килделәр, – дип сөйләде Римма Яруллина. – Чара бик матур узды. Безнең эшебезне дә бәяләделәр.
–Бу оешмабызның киләчәге булсын иде. Бик күңелле итеп дистә ел эшләдек, – дип сөйләде Әнисә апа Биктимерова.
–Бүген Баулы район “Ак калфак” оешмасының юбилей кичәсенә төрле буын җыелды дип әйтергә була, – дип үз хисләре белән уртаклашты Йолдыз Шакирова. – Күп еллар оешманың йөзек кашы булган ханымнар истәлекле хәтирәләр белән бүлештеләр, яшь буын ханымнары да калышмыйлар- Республика күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулыйлар! Димәк, эшебез дәвам итә, нәтиҗәсе бар.
Матур һәм изге теләкләре белән Сәвия апа Низамова да бүлеште. Ул да киләчәктә Баулы “Ак калфаклары”на уңышлар теләде.
Чара матур нотада тәмамланды. “Ак калфак” район оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина район башлыгының Рәхмәт хатына, оешманың актив ханымнары Әнисә Биктимерова, Ләйлә Гафиятуллина, Сиринә Вәгыйзова, Наҗия Гыйльфанова, Рузилә Әбүзәрова «Ак калфак» региональ иҗтимагый оешмасы рәисенең Рәхмәт хатына, Фәйрүзә Әхәтова, Алия Газыймова, Йолдыз Шакирова, Дамия Әхмәтшина, Сәвия Низамова район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Республика күләмендәге төрле конкурсларда катнашып, мактаулы урыннар яулаучылар да билгеләп үтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев