Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулылар яңа җиңү яуладылар

Воронежда “Туристик шәһәрләр” II Бөтенроссия премиясенең финал этабында Баулы шәһәре “Автотуризм шәһәре” номинациясендә икенче урын алган.

Шәһәр данын Баулы районы Советы Аппараты җитәкчесе Айгөл Халитова һәм район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Фәридә Зыярова яклаган. Алар шәһәрнең автотуризмдагы казанышларын тәкъдим иткәннәр. Экспертлар баулыларның кемпинг инфраструктурасы булдыру, “Арба-фест” Бөтенроссия автотуристик фестивален уздыру эшчәнлеген бәяләгәннәр.

Баулы вәкилләренең милли элементлы киемнәре кунакларның игътибарын җәлеп иткән, баулылар Воронежда татар мәдәниятенең чын илчеләре буларак чыгыш ясаганнар.

2024 елгы туристик сезон нәтиҗәләре буенча “Туристик шәһәрләр” II Бөтенроссия премиясе финалына 57 төбәктән 84 шәһәр 25 рәсми номинациядә чакырылган.

Фото: үзәк китапханә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев