Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулылар Дөньякүләм проектка кушыла ала

2024 елның 1 апреленнән XXVII Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башланды.

“Әдәби марафон” – татар телендәге дөньякүләм әдәби проект. Ул Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан квартал саен үткәрелә. 2024 елның 1 апреленнән XXVII Әдәби марафон башлана. Анда катнашу өчен, түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә керегез: https://vk.com/adabimarathon

2. Яңа сезон Әдәби марафонда катнашу кагыйдәләре белән танышыгыз: https://tat-i.net/tt/adabi-marafon-2024;

3. Смартфоныгызга/компьютерга (моңарчы урнаштырылмаган булса) татар клавиатурасы урнаштырыгыз: инструкция - http://tat-i.net/tt/node/12;

4. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган исемлектән үзегезгә Әдәби әйдаман сайлагыз. Баулылар әйдаманы – “Ак калфак” татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе рәисе Римма Яруллина.

5. Проектның ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсенә куелган игълан астында комментарийларда, катнашуыгызны белдереп, 1 апрель 23:30 сәгатькә кадәр, «+» тамгасын, әдәби әйдаманыгызның номерын (Римма Яруллинаның номеры 9), исем-фамилиягезне, яшегезне, үзегез яшәгән ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп, комментарий урнаштырыгыз һәм бу язма белән үз аккаунтыгызда уртаклашыгыз. Мисал: + 9 Ирек Хәбиров 27 яшь ТР Баулы районы;

6. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча әдәби китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укыгыз һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәгездә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр, аудио яисә видеоязмалар өстәп, #әдәбимарафон һәм #әдәбимарафон2024 хэштеглары, оештыручыларның хэштеглары (#ТатарстанЯзучыларБерлеге, #ТатнетныҮстерүФонды, #БелемРадиосы) һәм партнерларның хэштеглары (проектка финанс/материаль ярдәм күрсәтүче юридик яисә физик затлар - #ТатарстанКитапНәшрияты, #Таттелеком), әсәр исеме һәм әсәр авторы хэштеглары белән урнаштырып барыгыз;

7. Әдәби марафонның Teлеграмдагы рәсми каналы яңалыкларына язылыгыз https://t.me/adabimarathon.

Әдәби марафонда катнашучылар өчен Tелеграммда гомуми чат бар: https://t.me/+JmMx79rYptg1NjBi . Бу чат рәсми каналга беркетелгән һәм фикер алышу өчен гомуми мәйданчык булып тора. Яңа сезонда приват-чатлар оештырылмый.
Һәр әдәби әйдаман үз командасы өчен үзенең приват-чатын төзергә һәм анда үз командасындагы әдәби марафончылар белән фикер алышырга хокуклы. Гариза тапшыруга, әдәби әйдаман белән элемтәгә керергә һәм үзегезнең аның командасында булуыгызны әйтергә кирәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев