Баулыга иҗатчылар килде
Төп тема

Баулыга иҗатчылар килде

Баулыга Яр Чаллы шәһәреннән иҗатчылар – танылган язучылар, шагыйрьләр, рәссамнар, журналистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – килде. Алар Баулы җирлегенә “Ай-ли, баулылар!” җырын җырлап килеп керделәр.

Чаллы кунаклары район буенча сәфәрләрен  Баулы шәһәрендәге Нурсөя һәм Фәнис Яруллиннар һәйкәленә чәчәкләр салудан башладылар, җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Аннары алар Кызылъярда Фәнис Яруллинның музей-йортында, Исергәптә Миргазиян һәм Вахит Юнысовлар музей бүлмәсендә булдылар, шулай ук Баулының 1нче мәктәбендә – Рафаэль Мостафин һәм 6нчы мәктәбендә Муса Җәлил музейлары белән таныштылар. Очрашуның иң җылы һәм матур өлеше Баулы балалар сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Бирегә районның әдәбият һәм сәнгать сөючеләре, китапханәчеләре, “Баулы- информ” журналистлары, мәдәният хезмәткәрләре   җыелды.

Тулырак мәгълүматны «Хезмәткә дан» газетасы битләрендә укыгыз


Нет комментариев