Баулыда узган ел белән чагыштырганда сөтне күбрәк сауганнар
Төп тема

Баулыда узган ел белән чагыштырганда сөтне күбрәк сауганнар

Авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында да эш тукталып тормый. Баулы терлекчеләре узган ел белән чагыштырганда тугыз процентка күбрәк сөт савып алганнар. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Талипов хәбәр итте.

Тугызынчы сентябрь мәгълүматларына караганда, Баулы районы хуҗалыкларында көнлек савым  41,5 тонна, ягъни узган ел белән чагыштырганда, 109 процент тәшкил иткән. Бер савым сыеры 17 килограмм сөт биргән. 35,2 тонна сөт сатылган. Товарлыклылык – 85 процент.

Фото: татар-информ

 


Нет комментариев