Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулыда төбәкара семинар узды

Баулының 4нче гимназиясендә “Үсеш ноктасы” илкүләм проекты кысаларында туган телдә сыйфатлы белем бирү һәм милли гореф-гадәтләрне саклау” темасына төбәкара семинар үткәрелде.

Туган телдә белем бирү темасына мондый төбәкара семинар безнең районда ел саен уза. Быел кунакларны гимназия коллективы кабул итте. Чарага Баулы һәм Ютазы районнары, Башкортстан Республикасы һәм Оренбург өлкәсеннән туган телләр укытучылары, мәктәп директорларының милли мәгариф буенча урынбасарлары чакырылды.
Кунаклар, теркәлү узганнан соң, гимназия вәкилләре озатуында, биредә алып барыла торган эш юнәлешләре белән таныштылар. Шулай ук коридорларда районның “Үсеш ноктасы” үзәкләре булган мәктәпләр әзерләгән күргәзмәләр дә урын алды. Укучылар әлеге үзәк кысаларында эшләгән проектлары белән таныштырдылар. 
Семинарны ачу тантанасында педагогларны 4нче гимназия директоры Эльвера Әхмәтҗанова сәламләде. Ул  гимназиянең көндәлек тормышы, уңышлары, эш нәтиҗәләре, дәрестән тыш чаралар һәм семинар программасы турында сөйләде.


“Безнең максат – балаларга белем һәм тәрбия бирү барышында милли гореф-гадәтләребезне саклап калу. Һәм безнең гимназиядә “Үсеш ноктасы” үзәге эшләп килә. Бүгенге семинарда без шушы ике форматны берләштереп күрсәтергә булдык, – дип сөйләде Эльвера Әхмәтҗанова. – Төбәкара семинарлар – башка район һәм төбәк педагоглары белән тәҗрибә уртаклашу ул. Дуслык җепләре өзелмәсен өчен, мондый чараларны бик сөенеп үткәрәбез. Гомумән, татар теле укытучылары өчен, ул – көтеп алына торган күңелле бәйрәм. Безгә татар мәктәпләреннән генә түгел, удмурт һәм чуваш мәктәбеннән дә укытучылар килде”.

 
“Үсеш ноктасы” табигый-фәнни юнәлештәге мәгариф үзәге 2022 елның 1 сентябрендә “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” Федераль проекты кысаларында ачылган. Укучыларга физика, химия һәм биология фәннәрен, заманча җиһазлар ярдәмендә, яңа форматта өйрәнү мөмкинлекләре барлыкка килгән. Укытучылар, ачык дәресләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында, әлеге юнәлештә үзләренең эш тәҗрибәләре белән таныштырдылар.
Гимназиянең биология һәм география укытучысы Йолдыз Рамазанова 11нче сыйныфта үткәргән биология дәресе (электив курс) “Үсеш ноктасы” үзәге аша  заманча белем һәм тәрбия бирүнең бер үрнәге булды. Укучылар цифрлы лаборатория ярдәмендә җиләк-җимеш һәм сокларның PH күрсәткечләрен билгеләделәр. Дәрес татар телендә алып барылды.

“Дәрес ошады, ул яңартылган  ФГОС буенча үткәрелде. Укучылар максатлар куйдылар,  эшләрен планлаштырдылар һәм, укытучы житәкчелегендә, үзләре эшләделәр. Иң мөһиме – дәреснен практик юнәлеше”, – дип билгеләп үтте 1нче мәктәп директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лениза Гәрәева.


Гимназиядә ул оешкан көннән бирле башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләүче Гөлнур Сәмигуллина 1нче сыйныфта уздырган ачык дәрес тә кунакларда яхшы тәэсир калдырды. 


“Укытучы артист кеше кебек ул, дип карап утырдым дәресне. Һәр сүзе, җөмләсе шундый килешле. Дәреснең саф татар телендә алып барылуына да бик сөенеп утырдык. Шулкадәрле күңелгә ятышлы дәрес булды, – дип, тәэсирләре белән уртаклашты Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы Иске Якуп авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илмира Шәрипова. – Бездә мондый матур мәктәпләр бик аз. Мин бүген гимназия бинасына шулкадәрле сокландым: якты, уңайлы, заманча.  Өстәвенә биредә “Үсеш ноктасы” үзәге дә уңышлы эшләп килә. Укучылар  кызыклы проектларын тәкъдим иттеләр. Безнең өчен зур яңалык, тәҗрибә уртаклашу бу. Гимназия коллективы кунакларны якты йөз белән каршы алды, оештыручыларга зур рәхмәт”. 

2нче сыйныфта татар теле һәм инглиз теле берләштереп үткәрелде.


“Укыту процессында “Үсеш ноктасы” үзәге зур урын алып тора. Шуңа күрә без, ике фәнне берләштереп, ачык дәрес үткәрергә булдык. Гаилә елы уңаеннан, безнең проект эшебезнең темасы “Гаиләмне бик яратам” дип атала. Укучылар гаиләләре турында татар һәм инглиз телләрендә сөйли беләләр”, –  ди гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмия Гыйләҗева.


“Кунакларга балаларның белемнәрен ике телдә дә күрсәтү өчен, шундый берләштерелгән дәрес күрсәтергә уйладык.  Безнең гимназиядә татар һәм инглиз телендә актив эш алып барыла”, – дип уртаклашты инглиз теле укытучысы Гүзәлия Гайнетдинова.

Дәресләр һәм мастер-классларны гимназия укытучылары гына түгел, районның башка мәктәпләре укытучылары да үткәрде. Шул рәвешле алар уку-укыту методикалары, иҗади эш төрләре белән уртаклаштылар. Күрше төбәкләрдән килгән педагоглар да үзләренең осталык дәресләрендә уку-укыту алымнарын, тәҗрибәләрен күрсәттеләр.
Ахырда актлар залында “Гаиләм хәзинәсе – алтын алмалар” дип исемләнгән дәрестән тыш чара күрсәтелде.  

Автор фотосурәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев