Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулыда игезәкләрне хөрмәтләделәр

Баулы ЗАГС бүлегендә яңа туган игезәк балаларны тәбрикләделәр.

Узып баручы ел ахырында, әти-әниоәренө Яңа ел бүләге булып, районда ике пар игезәк дөньяга килгән. ЗАГС  бүлегендә узган тантаналы чарага Артур һәм Лира Нәфыйковлар, Эмиль һәм Екатерина Хөсәеновлар чакырылды. Ике гаиләдә дә игезәк малайлар туган.

Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров әти-әниләрне тәбрикләде.

– Игезәкләр туу – бик якты, матур вакыйга, язмыш бүләге. Без сезнең өчен бик шат, балаларыгыз илебезнең чын гражданнары булып үссеннәр һәм сезгә бары тик сөенечләр кенә китерсеннәр иде, – дип мөрәҗәгать итте гаиләләргә район башлыгы.

Хөсәеновлар яңа туган улларына Сәид һәм Сәад дип исем биргәннәр, гаиләдә ике кыз Дана һәм Алекса үсеп килә.

Ә Нәфыйков гаиләсе улларын Амаль һәм Эмиль дип атаганнар.

Ике гаиләгә дә уңышлар теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев