Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы волонтёрлар җиңүгә өлеш кертә

Илгә авырлык килгән чорда баулылар үзләренең бердәмлеген һәм ярдәмгә килергә әзер булуларын исбатладылар. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк районның битараф булмаган кешеләре алгы сызыктагы якташларына булыша башладылар. Бу игелекле эштән Александровка һәм Кызылъяр халкы да читтә калмады: солдатларның тормышын бераз гына булса да җиңеләйтү ниятеннән, ихлас күңелдән гуманитар ярдәм җыялар.

Кызылъяр

Кызылъяр халкы алгы сызыктагы авылдашларына даими төстә булышып тора. Районда махсус хәрби операция зонасындагы сугышчылар өчен гуманитар ярдәмнең тагын бер партиясен туплау игълан ителгәч, битараф булмаган кешеләр бу эшкә үз өлешләрен кертергә ашыкты. Биредә гуманитар ярдәмне, гадәттәгечә, мәдәният йорты хезмәткәрләре җыйды. Сугышчыларга аеруча кирәкле әйберләр исемлеге ватсапта авыл чатына куелды. Кызылъярлар мәдәният йортына гигиена кирәк-яраклары, электр эш кораллары, бәрәңге һәм башка әйберләр китерде. Шулай ук исемле посылкалар да әзерләнде.

– Хәрбиләргә ярдәм кулы сузган авылдашларга ихлас күңелдән зур рәхмәт, – дип уртаклашты Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин.

Баулы волонтёры Ландыш Ганиева инициативасы белән мәдәният йортында маскировка челтәре үрү дә оештырылган иде. Бу игелекле эшкә алгы сызыктагы авылдашлары язмышына битараф булмаган кешеләр кушылды. Нәтиҗәдә биредә 5 маскировка челтәре үрелгән. Махсус хәрби операция зонасында аеруча кирәкле бу җайланманы әзерләү Кызылъяр мәктәбендә дә оештырылган. Материаллар белән, гадәттәгечә, Ландыш Ганиева тәэмин иткән. Әһәмиятле башлангычны укучылар, укытучылар, әти-әниләр хуплап каршы алганнар. Озак та узмаган, уртак тырышлык белән челтәр әзер дә булган.

– Мәктәпнең беренче челтәре булса да, бик сыйфатлы килеп чыккан, –  ди Ландыш Ганиева. – Мәктәп укучылары солдатларга ясаган коры душларны да бирделәр. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия биргәннәре һәм ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәткәннәре өчен, зур рәхмәт.

Көзге игелек атнасы кысаларында, мәктәптә “Геройга хат” акциясе үткәрелгән. Укучылар солдатларга хатлар язганнар, аларда ватан сакчыларына рәхмәт һәм хөрмәт хисләрен белдергәннәр.

Мәктәптә окоп шәмнәрен ясау өчен калай банкалар җыю акциясе дә бара. Материаллар әзер булгач, укучылар сугышчылар өчен бик тә кирәкле бу шәмнәрне ясауга керешәчәкләр.

Кызылъярлар әзерләгән әйберләр район күләмендә җыелган башка гуманитар ярдәм белән бергә фронтка җибәрелә.

 

Александровка

Махсус хәрби операция башлану белән, Александровка мәктәбендә дә сугышчыларга ярдәм итүгә керешкәннәр. Бу эшләрне укытучылар Эльвира Сөнгатуллина һәм Оксана Хаҗиева башлап йөргән, аннары башкалар кушылып киткән.

– 2022 елның көзендә махсус хәрби операция зонасына мобилизация буенча 9 авылдашыбыз китте, шуларның 6сы – безнең мәктәпне тәмамлаучылар. Шуңа күрә, ике дә уйламыйча, егетләребезгә булыша башладык. Без кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә тиеш, – дип уртаклашты Оксана Хаҗиева. – Сугышчыларга нәрсәләр кирәклеген Баулы волонтёрлар төркеме аша белешеп торам, аны безнең волонтёр Елена Борисовна Гаделшина булдырды. Минем улым да мобилизация буенча алынды, егетләрнең ихтыяҗлары турында аннан да сорашам.

Александровка мәктәбендә алып барыла торган волонтёрлык эшчәнлегенең бер юнәлеше – окоп шәмнәре ясау. Бу эштә укытучылар, укучылар һәм авылның битараф булмаган кешеләре катнаша. Алар калай банкалар һәм картон коробкалар җыялар, шәмнәр ясыйлар һәм аларга парафин салалар.

– Парафин сатып алу шактый зур чыгымнар таләп итә, шуңа күрә өлкәннәрнең ярдәменнән башка безнең хәлдән килмәс иде, – ди Оксана Юрьевна. – Укытучыларга, шулай ук актив кешеләргә: Наталья Поваринскаяга (Санкт-Петербургта яшәсә дә, гуманитар ярдәм җыюда даими катнаша), Илгиз Рафиковка, Татьяна Валеевага, Людмила Бердникка, Тамара Бояджиевага һәм Лилия Галиевага зур рәхмәт.

Күптән түгел педагог-оештыручы Эльвира Сөнгатуллина озак янучы шырпылар ясауны оештырган. Тәнәфес вакытында бу эшкә, башлангыч класслардан алып, юагры сыйныф укучыларына кадәр барысы да кушылган.

Моннан тыш, мәктәп коллективы сугышчылар өчен өй токмачы, тозлы кәбестә, чәк-чәк һәм башка күчтәнәчләр әзерли.

– Егетләребезне тагын нәрсә белән сөендерик дип, тәмле булсын һәм өй җылысын искә төшерсен өчен тагын нәрсә әзерли алабыз дип, озак уйлаштык. Чишелеш үзеннән-үзе килде – балачактан ук яраткан “Муравейник” тортын пешерергә булдык. Ул аеруча тәмле килеп чыкты, чөнки без аны бергәләп, күңел җылыбызны кушып әзерләдек, – ди сугышчының әнисе.

Мәктәп хәрби якташлары белән тыгыз элемтәдә тора. Балалар хатлар язалар, бәйрәмнәргә видеокотлаулар һәм исемле посылкалар җибәрәләр.

– Безнең районнан гуманитар йөк белән җибәрелгән барлык посылкалар да сугышчыларга исән-имин барып ирешә. Ярдәм җыеп алып баруны оештыручыларның барысына да зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Оксана Хаҗиева. – Ялга кайткач, сугышчылар мәктәпкә дә киләләр, укучылар белән аралашалар, безнең ярдәмнең алар өчен бик мөһим булуын сөйлиләр. Алар хатларны бик теләп укуларын әйтәләр. Һәрбер взводта махсус почмаклар ясаганнар, анда алар укучыларның рәсемнәрен һәм хатларын куйганнар. Аларны онытмауларын, көтүләрен һәм тизрәк кайтуларын теләүләрен белү солдатларга бик тә мөһим.

Мәктәптә гуманитар ярдәм дә җыйганнар, алар окоп шәмнәре, мунча себеркеләре, төрле тәм-томнар белән бергә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев