Баулы тәрбиячесе: “Балалар күңелен яулау – зур бәхет”
27 сентябрьдә Тәрбиячеләр көне билгеләп үтелә. Тәрбияче – шактый катлаулы һәм җаваплы хезмәт, чөнки заман белән бергә атлау, иҗади эзләнүләр, эшкә һәрчак ниндидер яңалык кертеп тору, бик күп түземлелек кирәк. “Колокольчик» балалар бакчасы тәрбиячесе, инде егерме елдан артык сабыйларга ана назы дәвамын бирүче Илүзә Ринатовна Галиәкбәрова – шундый мөгаллимнәрнең берсе.
Язмабыз герое тумышы белән Оренбург өлкәсе Керәҗле авылыннан. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, мәктәптә бер ел татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәч, язмыш җилләре аны Оренбург өлкәсе Ясный шәһәренә алып китә – кияүгә чыга. 2004 елда шунда “Тополёк” балалалар бакчасына эшкә урнаша.
– Коллективта барысы да диярлек тәҗрибәле тәрбиячеләр иде, аларның дәресләр үткәрүләренә, балалар белән үзләрен тотышларына, сөйләшүләренә кызыгып карап тора идем, – дип искә ала ул чакларны Илүзә Галиәкбәрова. – Бәйрәмнәрне шундый кызыклы итеп алып баруларын күзәтеп, мин дә шулай эшләргә тырыша идем, хезмәттәшләремнең шул сыйфатлары тәрбияче һөнәрен яратырга этәргеч булгандыр, мөгаен.
11 ел элек гаиләсе белән Баулыга күченеп килгәч тә яраткан һөнәрен ташламый ул, “Колокольчик” балалар бакчасына эшкә урнаша, мәктәпкәчә учреждениенең әле төзелеп кенә килгән чагы була. Ел артыннан ел уза, Илүзә Ринатовнаның сабыйлар белән эшләвенә егерме елдан артык вакыт үтеп тә киткән.
– Хезмәттәшләремне бик хөрмәт итәм. Без – эшкә сәләтле, бердәм, заман таләпләренә җавап бирүче коллектив. Киләчәктә дә тату булып, Зилә Галимҗановна җитәкчелегендә бик күп еллар бергә эшләргә насыйп булсын! – ди ул.
Хезмәттәшләре дә аның турында яхшы фикердә.
– Илүзә Ринатовна – үз эшенә җитди каручы бик җаваплы тәрбияче. Һәр баланың күңеленә юл табып, аларны аңлап эшли. Әти-әниләр белән дә уртак тел таба белә. Үз өстендә эшләп, уку-укыту, тәрбия эшендә төрле яңа алымнар, инновацион методлар куллана, – дип билгеләп үтте “Колокольчик” балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова.
Киң күңелле, олы йөрәкле һәм сабыйларны ихлас күңелдән яраткан кеше генә балалар бакчасында эшли аладыр, мөгаен.
– Балаларны яратмасаң, тәрбияче булып эшләп булмый, чөнки тәрбияче ул әни кеше кебек. Әни кеше дә бит үзенең баласын яратып кына ачулана, шул ук вакытта яратып та ала. Тәрбияче дә шулай ук, – ди язмабыз герое. – Балалар алар бик самими, күңел халәтеңне тиз сизеп ала. Усалрак итеп карасаң да, сиңа кырын гына карап куялар. Шуңа күрә алар белән усал кеше эшли алмый. Балалар бакчасында ана хисе хас булган кеше генә эшли аладыр.
Тәрбияче фикеренчә, балаларга дус булырга һәм аралашканда холыкларын исәпкә алырга кирәк.
– Эшли-эшли һәрберсенең йомшак ягын беләсең. Шул юлларны сайлый-сайлый, бормалы юллар аша бала күңеленә керәсең. Ышанычын яуламасаң, алар сине кабул итми, – дигән фикердә тора тәҗрибәле тәрбияче.
Узган ел ул, мәктәпкә әзерлек төркемен чыгарып, балаларны белем дөньясына озаткан һәм, яңа уку елында балалар бакчасын атлап кергән иң кечкенәләрне канат астына алып, янә нәниләр дөньясына чумган.
– Мәктәпкә чыгып киткән төркемем белән елашып аерылыштык, шундый авыр булды. Эшкә чыктым, күңелсез, каршы алучы юк. Әле бит бакчага яңа гына аяк баскан балаларның ышанычын яулар өчен күпме вакыт кирәк, – ди Илүзә Галиәкбәрова. – Элегрәк отпускыга киткәндә балаларны нык сагына идем. Алар бит сине көтеп торалар, кочаклап алалар. Менә шуның өчен дә бу эштә эшләүнең рәхәте шул – сине кемдер көтеп тора, ярата. Ә ул ярату ике яклы, син дә бирәсең ул яратуны, алар да. Ә бит бу ихлас ярату. Аларның мәхәббәтен яулый алу – үзе зур бәхет, дип уйлыйм.
Балалар да тәмле телле, йомшак тавышлы тәрбиячеләрен сагыналар, хәлен белеп торалар.
Мәктәпкәчә учреждениедә эшләү ул әле сабыйлар белән генә эшләү түгел, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел табу мөһим.
– Ата-аналарым белән, күзләр тимәсен, бик дус эшләдек, якын туганнарга әйләндек. Бик рәхмәтле мин аларга, һәрвакыт миңа ярдәм итәләр иде. Әле яңа җыелган ата-аналарым белән дә шулай аңлашып, дус булып, баларны бергә үстереп, мәктәпкә озатып җибәрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! – ди тәрбияче.
Баланың бакчага өйрәнеп китүендә, һичшиксез, тәрбияченең роле зур. Илүзә Ринатовна да бу мәсьәләгә бик сак карашта тора.
– Нәниләр шундый тәмлеләр, ничек инде аларны яратмыйсың. Алар әле балалар бакчасына өйрәнеп кенә киләләр. Керү белән сине күрмәсәләр, елый башлыйлар. Кояш кебек көлеп каршы алырга тырышабыз без аларны. Әти-әниләре аларны иркәләп кенә безгә кертеп җибәрә, без балаларга шул назның, әти-әни назының дәвамын бирергә тырышабыз, – ди тәрбияче.
Илүзә Ринатовна – төрле буын балалар белән эшләгән тәрбияче. Аның фикеренчә, хәзерге заман балалары бик күп белә. Аларга туры килер өчен, тәрбиячегә заман белән бергә атларга кирәк. Тәрбияче – артист та ул. Язмабыз герое да даими рәвештә белемен күтәреп тора, һәрчак иҗади эзләнүдә.
– Илүзә Ринатовна балалар бакчасы тормышында бик актив катнаша, бер генә чара да аның катнашыннан башка үтми. Ул һәр рольне зур осталык белән башкара, – дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Зилә Китапова.
Бәйрәмнәрдә Илүзә Ринатовна төрле әкияти образларга керә, ә Яңа ел кичәсендә ул, һичшиксез, Кыш бабай була! Аның креативлыгы, артистлыгы һәм һәр балага күңеленә юл таба белүе бәйрәм һәм күңел ачу атмосферасын тудыра. Илүзә Ринат кызы – искиткеч тәрбияче генә түгел, балалар бакчасы һәм район тормышында актив катнашучы да: республика һәм район күләмендә һөнәри бәйгеләрдә катнашып, үзенең балалар бакчасы данын лаеклы яклый. Бу уңайдан бирелгән мактау грамоталары, дипломнары шул хакта сөйли.
Билгеле, аның да төрле вакытлары була, бәлки, башка эш эзләргәдер дигән чаклары. Тик ул үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый – аның тормышы гомерлеккә балалар белән бәйләнгән, коллективы икенче гаиләсенә әверелгән.
– Хөрмәтле хезмәттәшләремне, гомумән, районыбыздагы барлык балалар бакчаларында эшләүчеләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм. Авыр хезмәтебез җиңеллек белән үтсен. Сәламәт булыйк, гаиләбездә тынычлык булсын. Эшебезгә теләп, куанып йөрик. Балаларыбыз исән-сау булсыннар, безне шатландырып, балалар бакчасына йөрсеннәр, – дип, һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан ихлас теләкләрен җиткерде Илүзә Галиәкбәрова.
Аның тормышы эш белән генә чикләнми. Ул – кайгыртучан әни, тормыш иптәше. Ире Рүзил белән ике бала тәрбияләп үстергәннәр: олы уллары быел армиядән кайткан, кече уллары алтынчы сыйныфта укый. Илүзә Ринатовна – менә дигән хуҗабикә дә. Ул үзенең якыннарын кулинария шедеврлары белән сөендерә, традицион чәк-чәкне һәм башка тәм-томнарны бик оста әзерли.
Язмабыз героена җаваплы хезмәтендә уңышлар, гаиләсенең киләчәктә дә терәк булуын телибез. Һәр бала күңелендә мәңгелек җылы эз калдырып, тәрбиячелек юлын киләчәктә дә горурлык белән дәвам итәргә язсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев