Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы районында халык җыеннары башланды

Беренче җыелыш, Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында, Кызылъяр мәдәният йортында узды. Халык белән очрашуга районның төрле хезмәтләре вәкилләре дә килде.

Халык җыены Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Марсель Даутовның отчёт доклады белән башланып китте. Ул  соңгы биш елда җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, үзара салым акчалары буенча хисап тотты.

Кызылъярда бу чорда төрле программалар буенча, үзара салым акчаларына байтак эш эшләнгән. Быелгы чараларга килгәндә, авыл җирлеге ихтыяҗлары өчен МТЗ-82 тракторы алынган, яктырту лампалары ремонтланган, Кызылъярда югары тизлекле интернет челтәре сузылган,  Уба авылында саклагыч дамба торгызылган. Планлаштырылган эшләргә килгәндә, су челтәрен ремонтлау, урамнарны яктырту лампалары урнаштыру күздә тотыла.

30 сентябрьгә кадәр 2026 елда үзара салым акчасына эшләр башкару буенча тәкъдимнәр әйтергә була.

Марсель Даутов авыл җирлеге депутатлыгына кандидатлар исемлеге белән таныштырды, сугышчыларга гуманитар ярдәм җыюга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерде.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров районның социаль-икътисади күрсәткечләре, районда тормышка ашырылган республика программалары турында сөйләде һәм 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирлек депутатларын сайлауда актив катнашырга чакырды.

Район башлыгы “Безнең ишегалды” программасында актив катнашкан кызылъярларга Татарстан Рәисе исеменнән рәхмәт хатлары, быел беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп әсбаплары салынган папкалар тапшырды.

Җыенда авыл имамы Фәнис Хәлфетдинов та чыгыш ясады, балаларга дини тәрбия бирү турындагы сөйләде, авылдашларын өмәләрдә актив катнашырга чакырды.

Җыенга килүчеләр үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, көнүзәк проблемаларны күтәрделәр. Урамнарны яктырту, законсыз чүплекләр, су торбасы тишелү, мәдәният йортын төзекләндерү һәм башка мәсьәләләр буенча җаваплар бирелде.

– Киров урамындагы су торбасы тишелүне без үз көчебез белән генә ремонтлый алмыйбыз, авылда тагын өч җирдә шундый проблема бар. Шуңа күрә бу мәсьәләне сентябрьгә кадәр “Водоканал” предприятиесе белән бергәләп хәл итә алырбыз, дип уйлыйм,  – дип аңлатты җирлек башлыгы.

Ферма янындагы күл мәсьәләсе дә күтәрелде.

– Бу күл элек чиста иде, казлар да килә иде. Хәзер ул кибеп бара. Әгәр миңа экскаватор бирсәгез, аңа Баулы елгасыннан су кертер идем, – дип сөйләде авылда яшәүче кеше.

Район башлыгы җавабыннан күренгәнчә, бу проблеманы законлы рәвештә хәл итәр өчен, барлык хезмәтләр белән дә килешү эшләре алып барырга кирәк, иң беренче чиратта экологлар белән.

Кызылъярларны чүп-чар тулы тыкрыклар да борчуга сала. Анда төзелеш калдыкларын түгүчеләр дә бар.

– Сез бу авылда яшисез һәм чүпне кем ташлаганын бик яхшы күреп торасыз. Шуңа күрә курыкмагыз, читтә калмагыз: чүп ташлаучыны күрсәгез, фотога төшерегез һәм җирлек башлыгына булса да хәбәр итегез. Хәзер бит бу гамәл өчен штрафлар күп, андый кешеләрне җәзага тартырга кирәк, – дип билгеләп үтте Ильяс Гозәеров. – Хәзер, мәсәлән, өмә үткәреп, бу тыкрыкны җыештырдыгыз ди. Тик бу бит гаделсезлек! Чүп ташлаган кеше читтә көлеп карап торачак һәм чүбен икенче бер тыкырыкка илтеп бушатачак. Үзегез яшәгән җирне чүпләү бер дә матур түгел.

Район башлыгы сүзләренә караганда, язын һәм көзен өмәләрдән соң җыелган, каты көнкүреш калдыгы булып саналмаган чүпләрне, төзелеш калдыкларын полигонга түгү өчен бушлай талон алырга мөмкин, чөнки бу полигон – районныкы.

Мәдәният йортын төзекләндерү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Район башлыгы сүзләренә караганда, киләсе елда федераль бюджеттан акча бирсәләр, ягьни махсус программага кереп булса, биредә капиталь ремонт ясау һәм бинага газ кертү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев