Баулы районында төбәкара талантлар фестивале уза
Якташ язучыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 87 ел тулу уңаеннан, аның туган авылы Кызылъяр мәктәбендә “Бәрәкәт” төбәкара талантлар фестивале башланды. “Яруллин укулары” бәйгесе форматында уза торган бу чара көн дәвам итәчәк.
Фәнис Яруллин исемендәге Кызылъяр мәктәбендә алдагы елларда “Яруллин укулары” төбәкара бәйгесе буларак узган чараны быел төбәкара талантлар фестивале итеп үткәрәләр. Кызылъяр мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Җиһангәрәева “Баулы-информ” редакциясе хәбәрчесенә хәбәр иткәнчә, быел бу бәйге грант откан “Бәрәкәт” проекты кысаларында уза.
“Бәйге ике көн дәвам итә, беренче көнне безнең шигырь бәйгесе һәм җыр бәйгесе үтә. Бу, әлбәттә, Фәнис Яруллинның шигырьләрен һәм аның шигырьләренә язылган җырларны тыңлау булачак. Икенче көнне Фәнис Яруллинның әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән тамашалар тәкъдим ителәчәк. Бәйгедән башка, балаларны төрле кызыклы мастер-класслар да көтә”, – дип уртаклашты Гүзәл Җиһангәрәева.
Бәйгегә Баулы, Ютазы районнарыннан, Башкортстаннан, Казан шәһәреннән 160ка якын гариза килгән. Сайлап алу этабын узган укучылар Кызылъяр мәктәбенә финалга җыелдылар. Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны Кызылъяр мәктәбе директоры Альбина Әминова сәламләде.

“Без сезне мәктәбебездә күрүебезгә бик шатбыз, – дип мөрәҗәгать итте ул. – Игътибар иткәнсездер: бүгенге бәйгенең исеме дә үзгә – “Бәрәкәт”, шушы кыска гына сүздә нинди тирән мәгънә салынганын сез көн дәвамында бәйрәм барышында нәтиҗә ясап аңларсыз. Барыгызга да күтәренке кәеф, иҗади уңышлар, үҗәтлек һәм тырышлык теләп калам”.
Бәйгене ачу тантанасында Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге “Асылташ” хореография коллективы, Кызылъяр авылының “Каенкай” балалар бакчасы сабыйлары чыгыш ясадылар.

Фестивальнең беренче көнендә катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, төрле номинацияләрдә чыгыш ясадылар. Бу тәрбияви чара Фәнис Яруллинны искә алу чарасы гына түгел, ә чын мәгънәсендә шигырь һәм җыр бәйрәменә әверелде. Ул якташыбызны хөрмәт итүчеләрне, аның иҗатын яратучыларны берләштерде. Күрше районнардан һәм төбәкләрдән килүчеләр шактый иде. Ютазы районы Кече Урыссу мәктәбенең татар теле укытучысы Алсу Галиева ике укучыны алып килгән.
“Без Фәнис Яруллинның иҗатына зур хөрмәт белән карыйбыз, шуңа күрә бүгенге бәйгегә килдек тә, – дип уртаклашты ул. – Язучының иҗатын тирәнтен өйрәнер өчен, балаларны төрле бәйгеләргә алып барабыз, үзебез дә чаралар үткәрәбез. Шул рәвешле Фәнис Яруллин иҗатына мәхәббәт тәрбиялибез. Фәнис Яруллин, чыннан да, бөек шагыйрь. Аның иҗатын без һәрвакыт таң калып өйрәнәбез”.
“Мин Фәнис Яруллин иҗатын бик яратам. Бүгенге бәйгегә аның сүзләренә язылган яраткан җырымны әзерләдем – “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җырын”, – дип сөйләде Ютазы районы Кече Урыссу мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Радель Зарипов.
Укытучылар гимнына әверелгән бу җырны башкаручылар байтак булды. Фәнис Яруллинның шигырьләрен дә бик илһамланып сөйләделәр укучылар. Жюрига җиңүчеләрне билгеләү бер дә җиңелләрдән булмады.
“Беренчедән, шуны әйтәсем килә: мин бүген шундый бәхетлемен: шушы чарага җыелган балалар татар мохитен күреп, дулкынланып чыгыш ясауларын, бу мизгелләрне беркайчан да онытмаячаклар, – дип уртаклашты жюри әгъзасы, Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина. – Фәнис абыйның һәрбер әсәре, һәр сүзе саекмас чишмәдән алып су эчкән шикелле бит ул. Минемчә, бүген бәйгедә катнашкан балалар да бик теләп чыгыш ясадылар. Урыннарны билгеләү безгә бик кыен булды, чөнки алар барысы да Фәнис Яруллинның әсәрләрен бик яхшы итеп сөйләделәр”.

Жюри нәтиҗә ясаган арада, укучылар өчен төрле мастер-класслар оештырылды. Бер кабинетта балалар солдатларга хатлар язса, икенчесендә Җиңү символларын ясау күнекмәләрен алдылар. Ә балчыктан эшләнмәләр ясау остаханәсендә Фәнис Яруллин әсәрләре нигезендә иҗади эшләр булдырырга өйрәнделәр. Кунакларга мәктәп музее белән танышу мөмкинлеге дә тудырылды.

Бәйгенең беренче көненә нәтиҗә ясау тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Зыярова, район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева катнашты. Җиңүчеләргә һәм призлы урын алучыларга бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.
Иртәгә Фәнис Яруллинның әсәрләре буенча сәхнә күренешләре тәкъдим ителәчәк.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев