Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында күчмә китапханә эшли

Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрнең өйләренә китапларны илтеп бирә.

Ул редакциягә китапханәнең шундый даими укучысы Нәсимә Минаҗева турында язма җибәрде. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, Нәсимә апа Минаҗева, тормыштан ямь табып, һәрбер көнгә сөенеп яши. Ул – китапханәнең даими китап укучысы, дөнья яңалыклары белән дә, яңа китаплар белән дә гел кызыксынып тора.

Нәсимә апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Ул – гомеренең 40 елын терлекчелеккә багышлаган кеше. Яхшы күрсәткечләре, намуслы хезмәте өчен, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булып, медаль белән бүләкләнгән. Нәсимә апа тормыш иптәше Рәсим абый белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

89 яшен тутырган Нәсимә апа, бүгенгесе көндә кызы Рәсилә белән кияве Нәфис тәрбиясендә гомер кичерә. Балаларына рәхмәте чиксез аның. “Мин аларның җылылыгын, игътибарын тоеп яшим”, – ди.

Рәсилә һәм Нәфис Нәбиевлар – бик тә тырыш, авыл тормышының ямен-тәмен белеп яши торган кешеләр. Аларның, көндәлек эшләрдән тыш, яратып башакара торган бик күп шөгыльләре дә бар: умарта тоту, инкубаторда төрледән-төрле үрдәк-чебиләр чыгарып үстерү, мал-туар асрау. Нәфис абыйның кулыннан килмәгән эше юк, ул бар нәрсәне үзе төзи, ясый. Тал чыбыгыннан матур итеп кәрзиннәр, кош-корт оялары да үреп әле ул. Рәсилә апа хуш исле чәчәкләр, матур гөлләр үстерә, тәмле ризыклар пешереп, үзенең якыннарын сыйлый. Әле күптән түгел генә бавырсак та пешерергә өйрәнгән (күптән уйлап йөргән хыялы чынга ашкан аның).

Нәсимә апаның бүгенге көндә 8 оныгы, 12 оныкчыгы бар. Ул бик бәхетле әби, бәхетле әни. Барлык балалары да туган йортка килеп, аның хәлен белеп, аралашып йөриләр. Киләсе елга, Алла бирсә, Нәсимә апага 90 яшь тула.

Нәсимә апа балаларының кадер-хөрмәтен тоеп, матур гаиләдә тыныч картлык кичерә. Алдагы көннәрдә дә кадерле әни, яраткан әби булып, озак-озак яшәргә язсын аңа.

Нәсимә апа кебек ачык йөзле, киң күңелле, җор телле кешеләр белән аралашкач, күңел дә күтәрелә, яшәргә көч-дәрт тә арта. Сәламәтлекләре чикле булып та, тормышка мәхәббәте чиксез кешеләр – күпләр өчен зур үрнәк!

Эльвира Әхмәтҗанова,Татар Томбарлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев