Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында – “Китапханә төне”

Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова, “Бөтен гаилә белән укыйбыз” акциясенә кушылып, китап укучы гаиләләр өчен “Китапханә төне” исемле кичә үткәргән.

“Китапханә төне” – ел саен уза торган социаль-мәдәни акция, ул апрель аенда бөтен Россия буенча оештырыла. Аның төп максаты – китап укуны популярлаштыру, китапханә эшен үстерү. Быел “Китапханә төне” Гаилә елына багышланды, акциянең темасы да “Бөтен гаилә белән укыйбыз” дип исемләнде.

Татар Томбарлысы китапханәсе дә, бу акциягә кушылып, китап укучы гаиләләрне кунакка чакырган. Чарада 4 гаилә катнашкан: Мостаевлар, Ситдыйковлар, Гыймаевлар һәм Мөдәррисовлар. 

 “Алар – чыннан да китапханәгә йөрүче гаиләләр, – дип уртаклашты китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова. – Бәйрәм бик күңелле булды, ике сәгать үткәне сизелмәде дә. Иң элек, һәр гаилә үзе белән таныштырды. Алар үзләренә генә хас сыйфатлары, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр”.

Аннары гаиләләр, төрле биремнәр үтәп, уеннарда катнашып, үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәткәннәр: төрле станцияләрдә сәяхәт иткәннәр. Катнашучылар һәр тукталышта викторина сорауларына җавап биргәннәр. Иң беренче тукталыш – туган җир. Аннары балаларның яраткан мультфильмнары буенча сораулар булган. Өченче тукталыш – әкиятләр дөньясы, дүртенчесе – табышмаклар.

“Викторина сорауларына җаваплар табып бетергәннән соң, һәр гаилә – әти-әниләр, балалар А3 форматындагы кәгазьгә үзләренең гаилә символларын ясадылар, – дип сөйләде авыл китапханәчесе. – Бәйрәмнең бу этабы да бик кызыклы булды. Анда йөрәк тә бар, учак та, шашлык та, өйләре дә, кешеләре дә. Ясап бетергәч, һәр гаилә үзләренең иҗади эшләрен якладылар”. 

Китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова берсеннән-берсе кызыклы уенарны табып кына торган. “Хәреф эзләү” уены бар гаиләнең күңеленә дә хуш килгән.

“Мин һәр гаиләнең фамилиясен төрле төстәге кәгазьләргә яздым, ягъни һәр гаиләнең үз төсе. Мәсәлән, Гыймаевлар зәңгәр төстәге кәгазьгә язылган иде. Алар, шундый төстәге хәрефләрне җыеп, Гыймаев дигән фамилияне җыярга тиеш иделәр. Ләкин хәрефләр китапханәнең балалар почмагында яшерелгән иде. Алар бик күренеп тә тормый, бик яшермәдем дә”, – ди китапханәче.

Бу уен шунысы белән аеруча кызыклы булган: гаиләләр хәрефләрен, утны сүндереп, фонарьлар белән эзләгәннәр. Шулай итеп, һәр гаилә үзенең хәрефләрен табып, фамилияләрен өстәлгә язып, тезеп куйганнар. Бу уен балаларга аеруча кызык булган.  

“Ә иң мөһиме – үзебезнең китап укучылар белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыттык, шулай ук гаиләләргә карата ярату, хөрмәт тәрбияләдек һәм дә китапларга мәхәббәтне арттырдык”, – ди китапханәче Эльвира Әхмәтҗанова.

Һәр үтәлгән бирем конфетлар белән бүләкләнеп барылган. Бәйгеләр төгәлләнгәч, конфетларны санап, җиңүчеләр билгеләнгән. Иң күп конфетны Мостаевлар белән Гыймаевлар җыйганлыгы ачыкланган – 26шар конфет. Ситдыйковлар – 19, Мөдәррисовлар 12 конфет җыйган. Һәр гаиләгә дипломнар һәм китаплар тапшырылган.

Китапханәче, Гаилә елы уңаеннан, ромашкалардан һәм йөрәктән махсус фоторамка ясаган. Шуны тотып фотога төшү бәйрәм бизәге булган.

Соңыннан гаиләләр библиокафеда бергәләп сыйланганнар һәм мәдәният йортына дискотекага юл тотканнар.

Фото: Татар Томбарлысы мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев