Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районында китапның туган көнен үткәргәннәр

Татар Томбарлысы китапханәсендә балалар китабы атналыгы узган.

2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан,  Татар Томбарлысы китапханәчесе Эльвира Әхмәтҗанова укучыларның язгы каникулында алар өчен төрле чаралар оештырган. Аларда, нигездә, мәктәп лагерена йөрүче балалар катнашкан. Китапханәче алар өчен музей бүлмәсенә экскурсия дә оештырган. 

"Балалар журналы "Ялкын"га 100 ел тулу уңаеннан, уртанчы сыйныф укучылары өчен чара үткәрдек, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова. – Без бәләкәй чакта бу журналны укып туя алмый идек. "Ялкын" – әле дә бик эчтәлекле журнал".

Каникулның соңгы көнендә китапның туган көнен үткәргәннәр. Балалар бу чарага әкият геройлары булып киенеп килгәннәр. Бәйрәм күңелле узган.

"Башта укучыларны Халыкара балалар китабы көне тарихы белән таныштырдым, – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова. – Аннары балалар, китапны туган көне белән котлап, җырладылар. Һәрберсе теләкләрен теләде яки яраткан китапларының эчтәлеген сөйләде. Шигырь сөйләүчеләр, табышмак әйтүчеләр дә булды".

Укучылар әдәби викторинада катнашканнар, уеннар уйнаганнар, биегәннәр. 

Туган көндә, традициягә кергәнчә, тәм-томнар да була: балалар бергәләп библио-кафеда сыйланганнар. Китапханәче аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырган.

"1нче сыйныф укучысы Солтан Гыймаевның 1 апрельдә туган көне. Аны да котладык, шарлар һәм китап бүләк иттек", – дип сөйләде Эльвира Әхмәтҗанова.

Фото: Татар Томбарлысы китапханәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев