Баулы районы җылыту сезонына әзер
Төп тема

Баулы районы җылыту сезонына әзер

ТР Министрлар Кабинетында җылыту сезонына багышланган брифинг узды.

Җылыту сезоны 15 сентябрьдә башлана. Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин билгеләп үткәнчә, республикадагы күп фатирлы 18 186 йортның 14 283е җылыту сезонына әзер. Котельныйларның әзерлеге – 97 процент.

Баулы районы инфраструктура үсеше бүлеге җитәкчесе Рида Адамова сүзләренчә, җылылык белән тәэмин итүче “Таткоммунэнерго” җәмгыяте, “Баулы” энергорайоны, “Райсервис” җәмгыяте һәм социаль әһәмияткә ия объектлар белән 2025-2026 еллар җылыту сезонына әзерлек паспортлары алынган. Торак фондын әзерләү эшләре алып барыла, барлык йортлар да әзерлек паспортларын тиешле вакытта алачак.

Фото: татар-информ


Нет комментариев