Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районы шәфкать туташына 95 яшь тулды

Салих авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Рәкыя Ибраһимова 95 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

Аны балалары, авыл җирлеге башлыгы, җирле клуб, китапханә хезмәткәрләре тәбрик итте. Озак еллар авыл халкы сәламәтлеге сагында торган шәфкать туташын котларга район үзәк хастаханәсе вәкилләре дә килде. 

Рәкыя апа – сугыш чоры баласы. Аңа 6 яшеннән үк эшкә җигелергә туры килгән. Ул вакытлар аның күңеленә яхшы уелып калган.

“Шулхәтле нужаландык инде сугыш вакытында, кызым, нык эшләдек, – дип башлады ул сүзен. – Инәемнәр көлтә бәйләргә йөриләр иде. Мине алты яшемнән тырма белән арт сыдырырга йөрттеләр. Бер мине генә түгел, йорт саен хатын-кыз балаларын ияртеп бара торган иде. Инәйләрнең беләкләре кара кан була торган иде. Колхоз рәисе, ат белән килеп, башак калдырмагыз дип, тикшереп йөри иде”. 

Авыр заманнар булса да, укырга теләге көчле булган кызның, кечкенәдән “врач” булырга хыялланган. Теләгенә ирешкән дә: медицина юнәлешендә белем алган. Хезмәт юлын Васькино-Туйралы авылында башлап җибәргән.

“Васькинга барсам, пункт та юк. Шулай да мине бик ошатып каршы алдылар, шулхәтле яхшы кабул итте авыл халкы”,  – дип искә ала юбиляр ул чакларны. 

Япь-яшь кыз бер ай эчендә бәләкәй генә булса да пункт салдыруга ирешкән. Аннары Шалты, Яңа Чүте, Салих авылларында халык сәламәтлеге сагында торган. Көнне төнгә ялгап,  42 елдан артык шәфкать туташы булып эшләгән. Үзе әйтүенчә, Салих авылында гына да илледән артык баланың кендек әбисе булган ул.

“Төннәр буена йокламый идек, – дип искә алды юбилярның кызы Сиринә Вәгыйзова. – Ишек шакып, ярдәм сорап килүчеләр күп иде: төрле яралылар, трактор белән ауган кешеләр була иде ул заманда. Аннан соң бала тудыручылар күпме, һәрвакыт аларга ярдәмгә ашыкты инде инәй. Ул пенсиягә чыккач та безгә киләләр иде авыру кешеләр. 90 яшьләрендә дә күрше хатыннарына укол ясаганын беләм”.

Рәкыя Ибраһимованың тырыш хезмәте күп санлы орден һәм медальләр белән бәяләнгән. “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре бик күп аның. 

Кечкенәдән актив, тырыш, максатчан булган ул, авыл советы депутаты итеп сайланган. Юбиляр әле дә картлыкка бирешми, тормыш юлында булган күп вакыйгаларны яхшы хәтерли.

Рәкыя апа, тормыш иптәше белән 50 елдан артык бергә гомер итеп, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бер кызы, Ландыш Хәмидуллина, әнисе юлыннан китеп, Мәскәү өлкәсендә медицина юнәлешендә хезмәт куйган. Хәзерге вакытта тормыш иптәше Радик белән авылга әниләрен тәрбияләргә кайтканнар. Юбилярны икенче кызы Сиринә Вәгыйзова да кадерләп кенә тора. Ул Кандыз авылында китапханәче булып эшләгән.

“Безнең әни бик тырыш, ярдәмчел, кунакчыл кеше иде. Безнең урамнан берәр чит кунаклар үтеп киткәндә дә, ул аларны һәрвакыт чәй эчермичә калмый иде. Күрше-тирәләр белән дә дус яшәдек без”, – дип сөйләде ул.

Сиринә Вәгыйзова, әнисенең юбилее уңаеннан, шигырь язган. Аны газиз кешесенә укып та күрсәтте.

Юбиляр олуг бәйрәмен балалары, кияве, туганнары белән каршы алды. Җитәкчелек тә өенә килеп котлавы нур өстенә нур булды. Аны Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов, Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Азат Гайсин, хастаханә профкомы рәисе Лилия Гайсина, ветераннар советы рәисе Гасимә Сәетова, Салих фельдшер-акушерлык пункты мөдире Миләүшә Шәймәрданова, җирле клуб хезмәткәре Тәслия Галиева, авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова котлады, бүләкләр тапшырды. Баш табиб ил президентының котлау открыткасы һәм чәчәк букеты да бүләк итте.

Рәкыя апа үзен котларга килүләренә шулкадәрле сөенде, үзен хәтта Владимир Путин да котлавын белгәч, йөзе тагын да ачылып китте. Кунакларга шактый киңәшләрен дә бирде ул.

“Эшләрегездә уңышлар телим мин сезгә. Кешене яратыгыз, кешеләрне яратсагыз, үзегезне дә яратырлар. Авыруларга да яхшы мөнәсәбәттә булыгыз. Барыгызга да зур рәхмәт”, – дип, кунакларны ишегалдына ук чыгып озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев