Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы оешмалары – җиңүчеләр арасында

Казан Ратушасында 2024 ел нәтиҗәләре буенча “Татарстанның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе” республика бәйгесе җиңүчеләрен һәм призёрларын бүләкләү тантанасы булган.

Чарада ТР премьер-министры урынбасары – ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Рәисе идарәсе начальнигының территорияләр белән эшләү буенча урынбасары Илдар Ибраһимов, ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә буенча комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашкан.

Бүләкләнүчеләр арасында Баулыдан “Запад” (рәисе – Илмир Хайруллин), “Ватан (рәисе – Марта Лендяева) һәмУспех (рәисе – Светлана Шәрәпова) территориаль җәмәгать үзидарәләре бар.

Сүз уңаеннан, бәйге 2015 елдан бирле ТР муниципаль берәмлекләр Советы ярдәме белән үткәрелә.

Фото: Баулы ТОС

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев