Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы мөнәҗәтчеләре бәйгедә катнашты

19 октябрь көнне Бөгелмә шәһәрендә унынчы тапкыр “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале булды. Быел әлеге чара Ватанны саклаучылар елы, Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Каһарманнар елы, шулай ук һиҗри буенча 1447 елда Пәйгамбәребезнең 1500 еллыгы уңаеннан оештырылды.

“Милли моң” мөнәҗәтләр бәйгесен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырды. Фестивальдә Баулының “Инсаният” мөнәҗәтчеләре дә катнашты. Йөзгә якын чыгыш һәм катнашучылар арасында Вәсилә Гафиятова, Наилә Валиева, Тәнзилә Шакирҗанова,  Дамия Әхмәтшина, Сәвия Низамова, Римма Яруллиналардан торган мөнәҗәтчеләр ансамбле дә башкалардан калышмады. Алар “Рәсүлебез Мәдинәдә ятып торыр” дигән мөнәҗәт белән чыгыш ясадылар.

– Мөнәҗәтләр халкыбыз арасында бераз югалган ул. Ә бу фестиваль нәкъ менә татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны саклау һәм үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан оештырыла, – дип сөйләде Баулы районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Инсаният” ансамблен оештыручы Римма Яруллина. – Без ел саен “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивалендә катнашып киләбез. Баштагы елларда гел җиңүче, призлы урыннар алып килдек. Фестиваль быел унынчы тапкырузды, ә без аның өченче тапкырыннан катнаша башладык. Әмма соңгы елларда профессиональ әзерлекле мөнәҗәт әйтүчеләрнең дә әлеге фестивальдә катнашуы районнардан килгән гади мөнәҗәт әйтүчеләрне бераз “кысрыклый” дияр идем. Чөнки аларның әзерлеге, район мәчетләрендә үзлектән генә әзерләнгән бәйгечеләр белән ярышырлык түгел.

Римма Яруллина сүзләренчә, ансамбльләрдән тыш, ялгыз башкаручылар да булган. Баулылы Сәвия Низамова – “Телләрем сине сөйлидер” мөнәҗәте, ә Римма Яруллина “Манара бәете” дигән бәет белән чыгыш ясаган.

“Инсаният” ансамбленең репертуары бай. Районда узган күп кенә дини чараларда алар башкаруында “Җомга”, “Инандым бер Аллаһка”, “Әлвәдаһ”, “Лә Иләһә ИллАллаһны әйтик әле бергәләп”, “Кунаклык” мөнәҗәтләрен ишетергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев