Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Баулы көрәшчеләре сезонга нәтиҗә ясаган

Районыбызның яшь көрәшчеләре өчен узып баручы көрәш сезоны шактый уңышлы булды. Алар Баулы данын еракларга тараттылар: республика һәм төбәк ярышларында призлы урыннарга ирештеләр. Сезонга нәтиҗә ясап, яңа планнарны барлау максатыннан, яшь спортчылар өчен ял кичәсе оештырганнар.

Көрәш сезоны тәмамлангач, Сабан туйлары узгач, бер җыелып алу яшь көрәшчеләр өчен матур гадәткә әверелгән. Быел да искәрмә булмаган.

“Узган сезонга нәтиҗә ясап, алдагы сезонга максатлар куеп, шашлык, казанда пылау яки шурпа пешереп, күңелле генә утырып ала торган традиция бар бездә. Быел, төрле мәшәкатьләр чыгып, Сабан туеннан соң ук чыгарга оешып булмады, җыелу июльгә калды”, – дип уртаклашты 2нче спорт мәктәбенең көрәш тренеры Илдар Фатыйхов.

Нәтиҗә ясау чарасы Баулының Сабан туе уза торган мәйданында үткәрелгән. Җәй көне бөтен составта ук җыелу мөмкин хәл түгел, анысы. Шулай да көрәшчеләр әти-әниләре һәм тренерлары белән күңелле генә ял иткәннәр.   

Август аенда яшь көрәшчеләр, тренерлары Илдар Фатыйхов җитәкчелегендә, 2нче спорт мәктәбенә җыеннарга җыелачак.

“Ун көнлек җыеннар булыр, дип планлаштырып торабыз, – ди тренер. – Бу чараны узган елгы форматта оештырачакбыз. Иртән әти-әниләр балаларын алып килә. Җыен программасында зарядка, иртәнге аш, беренче тренировка, төшке аш, ял итеп алу, келәмдә кичке тренировка һәм кичке аш каралган. Аннары балалар таралыша”.

Илдар Фатыйхов әйтүенчә, киләсе сезонда өч яшь төркемендә (2008-2009 елгы, 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында) үткәрелә торган Татарстан беренчелегендә катнашучы көрәшчеләр өчен бу җыеннар мәҗбүри.

Фото: Илдар Фатыйхов архивы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев