Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы юбиляры Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши

Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Тәнзилә Нургалиевага 90 яшь тулды. Ул бер көн калдырмый ураза тота, намаз укый. Ун ел элек хаҗга да барып кайткан.

Тәнзилә Нургалиева Ютазы районы Кәрәкәшле авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Әтиләре Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югала,  бер генә хаты килеп кала.

“Әниебез 4 баланы берүзе үстерде, барыбызга да югары белем алырга ярдәм итте, – дип сөйли Тәнзилә апа. – Олы абыебыз Уфада нефть институтында укыды. Эшләп укыды, безгә гел әйберләр ала иде. Ул безгә әти кебек булды. Сеңлем, төзелеш институтын тәмамлап, Азнакайда эшләде. Энем Казанда химия-технология институтында укыды, хәзер дә шунда укыта, профессор. Мин үзем кечкенәдән саннар белән дус, шуңа мин дә Казан химия-технология институтына кердем”.

Инженер-технолог белгечлеге алган кыз Җәлил бистәсенә эшкә урнаша. Ул чагында абыйсы шунда нефть тармагында хезмәт куя торган була. Лабораториядә 10 еллап эшләгәч, кызны язмыш җилләре Баулы якларына алып килә. Машина йөртүче Камил исемле егет белән танышып, гаилә кора ул. Уллары Шамил туа. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы яшьли кинәт дөнья куя. Улларына бу вакытта 11 генә яшь була. Тәнзилә Нургалиева, пар-су белән тәэмин итү цехында озак еллар инженер булып эшләп, пенсиягә чыга, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Аның гомуми хезмәт стажы – 28 елга якын.

Лаеклы ялга чыккач, дини гыйлем ала, намазга баса Тәнзилә апа. 80 яше тулганда, хаҗга бара. 

“Ул чагында мин йөгереп кенә йөри идем әле. Хәзер күзләрем начар күрә”, – ди ул.

Бүгенге көндә, булганына шөкер итеп,  улы Шамил белән гомер итә юбиляр. Күп итеп матур-матур гөлләр үстерә. Алар, фатирны ямьләп, шау чәчәктә утыралар.

“Мин алар белән сөйләшәм, күңел юанычы бит ул гөлләр. Ярмалар юган суны сибәм мин аларга, шуңа матур булып үсәләрдер”, – ди юбиляр.

Без Тәнзилә ападан озын гомерле булу серен дә сораштык.

 “Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшәүдер, мөгаен, – ди ул. – Намазларымны укыйм, ураза да тотам, Аллага шөкер". 

Тәнзилә апаны олуг юбилее белән котларга туганнары килде. Шалтыратып тәбрикләүчеләр дә күп булды. Икетуган сеңлесе Зәмия Җәләева, юбилее уңаеннан, бәлеш, беленнәр пешереп алып килгән. 

“Тәнзилә апа да, бертуганнары барысы да зыялы, укымышлы кешеләр. Аннары ул бик тә туган җанлы. Без студент чакта, юклык заманы бит, безгә акча да бирә иде, – дип сөйләде безгә Зәмия Җәләева. – Гомере буе эшләде Тәнзилә апа. Улы Шамилне бик акыллы, алтын куллы итеп үстерде. Тәнзилә апа үзе дә бик булган кеше ул. Аның бакчасында (дачада) җиләк иң беренче өлгерә торган иде. Хәзер дә күпме гөлләр үстерә, тәмле ризыклар пешереп тора. Менә туган көненә гөбәдия пешереп куйган”.

“Безнең әти иртә мәрхүм булды. Камил абый безгә әти кебек булды. Без кечкенә чакта Тәнзилә апаларга атна саен кунакка килә идек. Безне ачык йөз белән каршы ала, сыйлый иде ул. Бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез Тәнзилә апабызны”, – дип сөйләде аның туганнан туган сеңлесе Рузалия Габделбәрова.

Тәнзилә Нургалиеваны олуг юбиее белән котларга ул эшләгән оешманың ветераннар советы рәисе Нәзирә Фәритова да килде. Юбилярны шулай ук Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин да тәбрик итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев