Баулы йөзьяшәре: “Мин бик бәхетле”
Салих авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Санафраз Насыйр кызы Насыйбуллинага 100 яшь тулды. Нурлы йөзле йөзьяшәр әби олуг юбилеен, балалары, кияүләре, оныклары һәм оныкчыклары кадер-хөрмәтендә, мул табын артында билгеләп үтте.
Без килгәндә, юбиляр, матур күлмәкләрен киеп, яулыкларын бәйләп, дисбе тартып, кунакларны көтә иде. Хәер, кунаклар безне капка төбеннән үк каршы алды, ә алар бихисап: Санафраз әби бик бай – 4 кызы, 9 оныгы, 13 оныкчыгы, 3 оныгының оныгы бар.


Олуг юбилейга килгән кияү-киленнәрен, башка туган-тумачаларын дә санап бетерерлек түгел. Аларның барысы да сөекле кешеләрен котларга төп нигезгә мул табын артына җыелдылар, аны чәчәкләргә һәм бүләкләргә күмделәр. 100 яшьлек юбилей уңаеннан пешерелгән берсеннән-берсе матур тортлар, чәчәкләр табын күрке булдылар.

Санафраз Насыйбуллинаны район башлыгы һәм Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Салих авыл җирлеге башлыгы Илнур Хәйруллин, авыл ветераннар советы рәисе Тәслия Галиева, китапханәче Ләйсәнә Таһирова да котлады, бүләкләр тапшырды. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов йөзьяшәр әбине “Хезмәткә дан” газетасына яздырган. Сүз уңаеннан, аның да туган көне 18 июньдә.

Юбиляр Шалты авылында 12 балалы гаиләдә туган, бала чагы, яшүсмер еллары һәм яшьлеге авыр вакытларга туры килгән.
“Ачлык иде бит, бәбкәем! Кандыз мәктәбенә укырга киткәндә әни бер арыш ипие биреп җибәрә иде. Әле ярый квартир хуҗам әйбәт, шулпа да пешерә иде, – дип искә алды бала чакларын Санафраз әби. – Әле бит дөнья төгәл, Аллага шөкер. Бөтенегез дә, Аллага шөкер дип торыгыз”.
13 яшендә колхоз атын ышанып тапшырганнар аңа. Тик өч елдан Бөек Ватан сугышы башлангач, кызның яраткан атын сугышка озатканнар, аны сагынып бик елаган кыз. Аннары инде 16 яшендә тракторга утырган. Кышларын Поповкада МТСта трактор ремонтлаган чаклары әле дә хәтерендә аның.
“Тракторда эшләү авыр булмады, беренче көнне үк төнлә эшләдем, – ди ул үзе. – Дүрт ел эшләгәч, 1945 елда Салих авылына Мөнир исемле егеткә кияүгә чыктым. Люция кызым туып, бер яшьлек булгач, тагын тракторга утырдым”.
Санафраз Насыйбуллина гомере буе Салих авылында яшәп һәм 60 яшенә кадәр хезмәт куеп, “Баулы” совхозыннан лаеклы ялга чыккан, аның гомуми хезмәт стажы – 32 елга якын. Тик күңеленә тиеп торган бер әйбер бар: бала чагында, яшүсмер чагында, яшьлек елларында эшләгән чорлары хезмәт стажына кереп бетмәгән, шуңа пенсиясе дә лаеклы түгел. Тик ул бу хакта бер дә зарланмады, сугыш чорындагы күп кенә авырлыклар да хәтеренең иң ерак түренә кереп яшеренгән, ул – булганына шөкер итеп яшәүче өлкән буын вәкиле.
“Кияүгә чыккач, авыр булмады, дөнья көтү җиңеләйде, үзебезчә яшәдек. Мал-туар асрадык гомер буе, башта ун ел кеше өендә тордык, аннары үзебез өй төзедек, аннан мунча салып чыктык, – дип искә алды Санафраз әби.
Санафраз һәм Мөнир Насыйбуллиннар 61 елдан артык тату гомер итеп, дүрт кызга гомер биргәннәр, олы тормыш юлына озатканнар. Аларның һәрберсе белем алган, тормышта үз урынын тапкан.
“Безнең әти белән әнигә авыл башына ук һәйкәл салырлык, – ди кызлары Зөлләрә Галимова. – Бик матур яшәделәр алар, әтиебез аеруча сабыр иде, беркемгә дә кычкырып сүз әйткәнен хәтерләмим. Мин аның эштән кайтканын гел көтеп тора идем тракторына утырырга”.
Гаилә башлыгы 19 ел элек 87 яшендә вафат булган. Кызлары һәм кияүләре, оныклары Санафраз әбине кайгыртып яшиләр, кияүләре Вахит Галимов һәм Камил Бадыйковны аеруча ярдәмчел дип аерып күрсәттеләр юбилярның якыннары.
“Балаларым әйбәт, бернинди авырлык күрсәткәннәре юк, кайсына барсам да, әйбәт. Яшьрәк вакытымда Люциямдә торгаладым. Әле Зөлләрәм белән яшим, бер ел элек Кадриямдә торып кайттым”, – ди ул.
Җәлилдә яшәүче кызы Кадрия Бадыйкова әйтүенчә, әниләре алар гаиләсендә яшәгәндә, бишенче катка кадәр менеп-төшеп йөри.
Зөлләрә Галимова кышлары әнисен Октябрьскига алып китә, яз җитүгә, төп нигезгә Салихка кайталар.
Санафраз әби 100 яшьлек юбилеен күркәм зиһен, яхшы хәтер белән каршы алды, котлау открыткаларын күзлексез укып, җырлап та күрсәтте.
“Син, балам, минем яныма сөйләшергә төнлә кил, төннәрен йоклый алмый ятканда, җырлыйм да, елап та алам”, – ди ул.
Кызлары әйтүенчә, бер генә мәҗлес тә Санафраз әбинең моңлы җырларынан, такмакларыннан башка үтмәгән. Әле ул хәзер дә энәгә җепне дә күзлексез саплый. Озын гомерле булу сере гел хәрәкәттә булуындадыр, мөгаен.
“Аның сере юк: бар да булышты инде, нужасы да, яхшысы да. Эшләдек тә ашадык, эшләдек тә ашадык, башта – арыш ипие, аннан инде яхшы ипиләргә күчтек, Аллага шөкер, – ди йөзьяшәр әби. – Әтәй белән инәй болай озак яшәмәгәннәр иде дә. 12 баладан берүзем калдым, мин төпчек идем. Аларга дога укыр өчен Ходаем миңа озын гомер биргәндер”.
Кызлары һәм кияүләренең яхшы тәрбиясе, режим белән генә туклануы да 100 яшькә җитүенә сәбәпчедер, мөгаен.

“Безнең әни гел хәрәкәтчән булды. Без аның әкрен генә йөргәнен хәтерләмибез дә, йөгереп кенә йөри иде ул, – ди кызы Люция. – Безне дә шуңа өйрәтеп үстерде: “Кызлар йөгереп торырга тиеш, йөгереп йөрегез, аякларыгызны эт ашамасын арттан”, – дип әйтә иде. Без дә шулай артыннан барабыз инде әкрен генә тәпили-тәпили. Йөгермәсәк тә әкрен генә булса да йөрибез. Аллага шөкер дибез шуңарга. Үзебезнең эшебезне эшләп, намазларыбызны укып торсак, безгә шул җитә хәзер”.
“Булган гомерен, сәламәтлек белән, үз аягында йөреп үткәрергә язсын әниебезгә. Ул безнең бөтенебезне дә сыйдырды. Күпме кеше булса да, шушы өйгә кайта идек. Балалар җәйләр буе тора иде монда”, – дип сөйләде кызы Кадрия Бадыйкова.
Юбиляр, ишегалдына чыгып, күп санлы кунаклар белән фотога төште, аларның килүенә, үзен шулай хөрмәтләүгә бик тә күңеле булды. Сүз уңаеннан, капка төбен, ишегалдын 100 яшьлек юбилей хөрмәтенә матур итеп бизәп тә куйганнар.
“Әле тормышым әйбәт, Аллага шөкер. Мин бик бәхетле, миннән дә бәхетле Аллаһы Тәгалә генә, – дип шөкер итә ул. – Дисбе тартам да намаз укыйм, гел самавыр янында, чәй эчүдә. Бернәрсә эшләгәнем юк. Әле үземчә балаларга савыт-саба юыша идем, хәзер юк инде”, – ди ул.
Эшләмим дисә дә, әле былтыр гына күп итеп башмаклар бәйләгән. Юбилее көнне дә, эшем кала дип, тиз генә мендәр астыннан кул эшен тартып чыгарды – бәйләм бәйләргә исәбе. Хәрәкәттә – бәрәкәт дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.
Фото: Ләйсән Сәетгәрәева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев