Баулы авыллары Сабан туйларына кайсы артистлар килә?
Баулыда һәм авылларда татар халкының милли бәйрәменә әзерлек эшләре бара: мәйданнарны әзерлиләр, бүләк җыялар. Сабан туена махсус кунаклар чакыручы авыллар да бар.
Салихлылар өчен быел күңелле яңалык: 5 ел вакыт узганан соң, Салих авылында татар халкының милли бәйрәмен кабат үткәрә башлыйлар. Авыл китапханәчесе Ләйсәнә Таһирова “Баулы-информ” хәбәрчесенә сөйләгәнчә, биредә Сабан туе соңгы тапкыр 2019 елда үткәрелгән булган. Бәйрәмнең махсус кунаклары: Татарстанның халык артисты Равил Галиев, Татарстанның атказанган артисты Инзилә Сәлимова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә, сүз остасы, алып баручы, тумышы белән Салих авылыннан булган Зөләйха Минһаҗева. Сабан туе клуб янындагы мәйданда 8 июньдә узачак.
Ә менә Хәнсевәр авылында Сабан туен 7 июньдә 15 сәгатьтә үткәрергә булганнар. Махсус кунаклар итеп Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары, Татарстанның атказанган артистлары Азат Абитов белән Гөлсирень Абдуллинаны чакырганнар.
Яңа Чүтедә милли бәйрәмебез 13 июньдә 13 сәгатьтә Авыл көненә багышланган “Яңа Чүте Сабан туе” җәйге гаилә фестивале проекты рәвешендә уза. Ул барлык буыннарны иҗади, спорт һәм интеллектуаль уеннарга берләштерүче бәйрәм булачак. Фестиваль бәйгеләрендә катнашырга өч кешедән (әти, әни һәм 5-17 яшьлек бала) торган яшь гаиләләр чакырыла. Бәйрәмдә Татарстанның атказанган артистилары Ильназ Бах һәм Гүзәл Идрисова чыгыш ясавы көтелә. Проект “Росмолодёжь.Гранты” программасы ярдәме белән тормышка ашырыла.
Шалты авылында узачак Сабан туена махсус кунаклар итеп якташыбыз, композитор, автор-башкаручы, популяр җырчы Нияз Сафинуллин һәм аның иҗатташ дуслары чакырылган.
Кызылъяр Сабан туенда да быел башкала артистлары чыгыш ясаячак, алар – Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фәрит Таишев.
Татар Томбарлысы, Татар Кандызы, Мортаза авылларында да Сабан туена әзерлек бара. Бәйрәм узасы мәйдандагы печәнне чабып, сәхнә, тамашачылар урыннарын, колгаларны әзерләп куйганнар һәм, халыкның Сабан туе алды дәртен кузгатып, бүләкләр җыйганнар. Бу җирлекләрдә читтән артистлар чакырмыйлар, бәйрәм концертында мәдәният хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре чыгыш ясый. Хәер, алар танылган артистлардан бер дә ким түгел, үзләре башка авылларда сәхнә тотарлык.
Сүз уңаеннан, бары Татар Томбарлысында гына уза торган Әбиләр Сабан туена быел 60 ел тула. Аны зурлап уздырырга, махсус кунаклар чакырырга ниятлиләр. Бәйрәм 14 июньдә булачак.
Фото: Мортаза мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев