Балалар дини бәйрәмгә җыелды
Баулыда ел саен мөхтәсибәт тарафыннан балалар өчен дини бәйрәмнәр уздыру матур гадәткә әверелде. Корбан гаете уңаеннан да шәһәрнең “Өмет” мәчете янындагы паркка малайлар-кызлар җыелды. Чараны “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина алып барды.
Бәйрәмгә җыелган балаларны “Өмет” мәчете имамы Рәсим хәзрәт Садыков сәламләде, көн тәртибе, уеннар барышы белән таныштырды.
– Әлеге чараны балаларда Ислам диненә, Ислам дине бәйрәмнәренә кадер-хөрмәт, ярату, олылау, әдәплелек, әхлак, ихласлылык кебек сыйфатларны тәрбияләү максатыннан оештырабыз, – дип сөйләде Рәсим Садыков. – Балалар елдан-ел активрак катнашалар.
Абдурахим Кузякаев алты яшеннән Коръәнне ятлый башлаган. Бәйрәмнең ачу тантанасында ул аять укып ишеттерде.
– Ел саен бу бәйрәмдә катнашырга тырышам, миңа бик ошый. Бу мөмкинлекне ычкындырырга ярамый – бәрәкәт бит бу, – дип сөйләде Абдурәхим. – Ни өчен мин Коръәнне өйрәнәмме? Анда изге сүзләр генә язылган, алар күңелгә кереп кала, истә кала. Башта мин әнием өйрәтте, ә соңрак мин үзем дә өйрәнә башладым. Һәр кешегә шундый мөмкинлек булуын телим.
Балалар төрле спорт уеннарында көч сынашты, викториналарда дини белемнәрен күрсәттеләр, Коръән сүрәләре укуда сәләтләрен күрсәттеләр. Оештыручылар бүләкләрне дә мулдан әзерләгән иде, уеннарда катнашкан һәр бала бүләккә ия булды.
Әмир Зыязов ел саен уеннарны оештырыга ярдәм итә. Быел да бик теләп кушылган.
– Бу чара өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә файдалы да, кызыклы да дип уйлыйм, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Әмир Зыязов. – Уразадан соң да шундый ук бәйрәм булган иде. Малайлар һәм кызлар төрле уеннарда катнашалар, вакытларын файдалы итеп үткәрәләр, шулай ук төрле бүләкләр дә алалар.
Айша Габидуллина да мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган бәйрәмдә ел саен катнаша. Аңа уеннарда катнашу, үзенең белемен сынап карау ошый.
– Ел саен без бу бәйрәмдә уеннарда катнашабыз, – ди Айша. – Жетоннар җыеп, бүләкләр алабыз. Миңа бу бәйрәм бик ошый.
– Безнең балаларыбыз өчен шундый матур бәйрәм оештыралар. Гаиләдә өч бала бар, ел саен бергәләп катнашабыз. Балалар бик шат булалар, – дип сөйләде Резедә Габидуллина. – Физик ярышларда, аң-белем үстерүче викториналарда катнашалар, жетоннар ярдәмендә төрле бүләкләр алалар. Бик шат булалар. Район мөхтәсибәтенә, администрациягә рәхмәт.
Дини бәйрәмнең елдан-ел масштаблырак була баруына алып баручы, оештыручылар да игътибар итә.
– Балалар шулкадәр актив катнашалар бу уеннарда. Бигрәк тә узган Ураза бәйрәмендә мин сокландым балаларның динне белүләренә, – ди Римма Яруллина. – Алар күп итеп Коръән аятьләре укыдылар. Алар бит аны яттан укыйлар, яттан сөйлиләр озын-озын аятьләрне. Соклангыч!
Бәйрәмгә килгән һәр бала мәчет бинасында корбан итеннән махсус әзерләнгән кайнар төшке аштан авыз итте..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев