Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Төп тема

Әбиләр Сабан туе кунаклар җыйды

Татар Томбарлысы авылында Әбиләр Сабан туе гөрләде. Ул традицион рәвештә 60нчы тапкыр оештырылды.

Әбиләр Сабан туе, матур гадәт буенча, Коръән аяте укып башланды. Чөнки Сабан туеның асылы да шунда бит: чәчүләр төгәлләнгәнне бәйрәм итү. Бәйрәм кунаклары, уңышлар мул, илдә тынычлык булсын дип, хәзрәткә ияреп, кулларын догага күтәрделәр.

Бәйрәмнең төп өлешен тантаналы рәвештә Нурия Ризванова җитәкләгән “Дуслык” бию төркеме һәм Кызылъяр мәдәният йортының Ленир Дәүләтшин җитәкчелегендәге иҗат төркеме ачты.

Әбиләр Сабан туеның үзенчәлеге дә шунда: уеннарда, ярышларда бары тик әбиләр һәм бабайлар гына катнаша. Быел да искәрмә түгел, өлкән яшьтәгеләр көянтә-чиләк белән дә, чаңгы тагып та, капчык киеп тә ярыштылар. Иң кызыгы, бүрәнә өстенә утырып, капчык белән сугышкан, тизлеккә кул пычкысы белән бүрәнә кисүче һәм су тулы таста биюче әбиләр һәм бабайлар булды. Шулай ук күзне бәйләп чүлмәк вату, йомырканы кашыкка куеп йөгерү кебек кызык һәм мавыктыргыч уеннар халык күңеленә хуш килде.

– Әбиләр Сабан туе елдагыча матур программа белән үтә, – дип сөйләде бәйрәмне алып баручы Айгөл Нәүрүзбаева. – Әлеге бәйрәмнең матур тарихы да бар. Томбарлыда туган Кәшфи абзый моннан алтмыш ел элек оештырган аны. Чөнки элек әбиләр үзәк бәйрәмгә чыга алмаган, шулар нәүмиз булып калмасынга, аерым әбиләр өчен Сабан туе оештырыла башлаган. Бу бәйрәм халыкка ошаган һәм, шуннан соң ел саен үткәрелеп, безнең көннәргә җиткән.

– Ел саен Әбиләр Сабан туен көтеп алабыз, теләп катнашабыз, – ди Рушания Габделхакова. – Оештыручыларга зур рәхмәт, бик күңелле бүген. Сабан туйлары котлы булсын!

– Мин шушы авылда үстем, Әбиләр Сабан туена Баулыдан килдем, – дип сөйләде Рәүзәнә Хөснуллина. – Элек бу бәйрәм тау итәгендә була иде. Авылдан читтә яшәсәк тә, авыл хәлләрен район газетасыннан, сайттан укып белешеп, кызыксынып торабыз. Бу бит безнең әниләр-әтиләр бәйрәме. Аны онытмыйча алтмыш ел дәвамында ясаучыларга рәхмәт.

–Яшьләр Сабан туе – башка төрле. Ә Әбиләр Сабан туенда рәхәтләнеп күрешеп, сөйләшеп утырырга була, картлар үзләренчә, – ди Фатых Асылов.  – Кәшфи абзый – безнең җизни тиешле кеше. Менә ул башлаган бәйрәм бүгенге көннәргә килеп җитте, сөенеп һәм горурланып карыйм бәйрәм барышын.

Бәйрәм кунакларын шулай ук “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Баулы районы җитәкчесе Римма Яруллина тәбрик итте, җыр башкарды.

Бәйрәм сәхнәсенә махсус кунак чакырылды. Ул – Сәгъдия Кәшфиевна.

– Бүген мин шулкадәрле дулкынланам, татар халкының милли гореф- гадәтләрен бүгенге көнгә кадәр саклап килүче халкыма мең рәхмәт, – дип сөйләде Сәгъдия Васыйкова. – Алтмыш ел үтеп тә киткән. Бәйрәмгә минем әтием Кәшфи Солтан улы нигез салган. Бу мәйданда басып торып, әтием башлаган эшнең дәвамлы булуын күрү белән мин бәхетле.

Бәйрәм барышында иң күп оныклары булган әбекәйләр – Венера Хәйретдинова, Наилә Гыйләҗева һәм авылның иң яшь әбисе – Эльвира Әхмәтҗанова дә бүләкләнделәр. Гомумән, Сабан туена килеп, уеннарда катнашкан һәр кеше бүләкле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев