Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Витаминлы салат

Табиб D витаминын тулыландыру өчен файдалы салат рецептын тәкъдим итте.

Бу гади генә салатны әзерләү өчен тәрәч бавыры, пешкән йомырка һәм яшел суган кирәк, дип билгеләп үтте кардиолог «Доктор Мясников» авторлык программасы эфирында. Бу ризыклар D витаминына гына түгел, лецинга да бик бай.

"Бик гади салат, без аны барыбыз да бик яхшы беләбез, әмма, никтер, әзерләргә генә онытабыз. Өйдә тәрәч бавыры һәм пешкән йомырка булырга тиеш. Тагын яшел суган. Аларны чәнечке белән изеп тә була, ләкин мин үзем күбрәк эре итеп турарга яратам", — ди табиб.

Кардиолог салат тәмлерәк һәм сусылрак булсын өчен яшел кыяр, бераз кинза һәм петрушка өстәргә киңәш итә. Гади салат кына түгел, ә омега-3 һәм фолий кислотасына бай чын витаминлы коктейль килеп чыга. “Мин бу салатка башкача бернәрсә дә өстәмим, бернинди соуслар да кирәкми", — дип белдерә табиб.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев