Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Үз-үзеңә массаж ясау

Сезгә берничә күнегү тәкъдим итәбез

Аякларга массаж – стресска каршы иң яхшы процедура-ларның берсе. Шунысы мөһим: белгеч кабинетында гына түгел, аны өй шартларында да ясарга мөмкин. Үкчәгә, балтырга дөрес итеп ясалган массаж бөтен аруны бетерер, көне буе йөреп арыган аяклар җиңеләеп китеп, шешләре кайтыр.
Аяк табаны астыннан бот төбенә кадәр баскалап чыгабыз. Бу күнегүне өч тапкыр ясыйбыз.
  Балтырны ике куллап ышкыйбыз да «кычыткан» күнегүен ясыйбыз.
 Тубык сөягенә аерым игътибар бирергә кирәк. Аның тирәсен яхшылап массажлыйбыз, ике кул белән тотабыз да кулларны капма-каршы якка әкрен генә тартабыз. 
  Тубык сөяге сеңерен бер кул белән нык-лап тартып тотып, аяк очын әле үзеңә таба, әле читкә хәрәкәт иттерәбез. Бу күнегүне биш-алты тапкыр ясыйбыз.
  Аяк бармакларының һәрберсен буын тирәсендә әле бер якка, әле икенче якка боргалыйбыз.
  Аяк бармаклары арасына кул бармакларын тыгып, җайлап кына өскә таба тартабыз.
 Үкчәдән башлап бармак очларына кадәр бармак буыннары белән берничә кат ышкып чыгабыз. 
 Аннан соң шуны ук бары баш бармаклар ярдәмендә генә эшлибез.  
  Аяк бармаклары арасыннан өскә таба кул бармаклары белән йөртеп чыгабыз да, аяк йөзен ике якка таба ышкыйбыз. 
 Ике кул белән аяк очыннан тотып, бармакларны бер-берсеннән аергалап алабыз. 

Фото: фрипик.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев