Утырып эшләүчеләр өчен киңәш
Белгечләр озак утырудан кан тамырларына зыян килә дип аңлата.
Какао эчү чирдән саклый ала икән. Галимнәр тәҗрибә үткәргән. Бер төркем катнашучыга какао эчергәннәр һәм тикшереп караганнар. Ике сәгать утырганнан соң да, аларның кан тамырларында үзгәреш тоелмаган. Ә какао эчмәгән икенче бер төркемнең артерияләрендә кире хәрәкәт күзәтелгән.
Озак утырып эшләүчеләргә файдалы икән ул какао! Тагын да чәй эчәргә, алма һәм башка җиләк-җимешне күбрәк ашарга тәкъдим итәләр.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев