Тынычланыр өчен баллы сырганак чәе эчегез
Киңәш

Тынычланыр өчен баллы сырганак чәе эчегез

Сырганак чәенә бал кушып эчү- иң яхшы антидепрессант санала.

Моны галимнәр дә раслаган. Өстәвенә, сырганаклы чәй ялкынсынуга каршы ярдәм итә.
Мондый файдалы һәм тәмле чәйне ясар өчен 150 гр сырганак, 2 аш кашыгы карачәй, 2 аш кашыгы бал, 500 мл су алына.
Сырганакны юып, 2/3 өлешен боламык ясап изегез.

Изелгән сырганакны, кара чәйне һәм изелми калган җимешләрне чәйнеккә салыгыз. Өстенә кайнар су агызып, 10-15 минут төнәтегез.
Чәйне сезеп бал бутап эчегез. Эчемлекне кара чәй кушмыйча гына да әзерләргә мөмкин.

Фото: freepik.com


Нет комментариев