Тупыл мамыгына аллергия булса...
Ел саен май-июнь айларында урамнарны тупыл мамыгы баса. Быел яз җылырак килде, шунлыктан аллергия проблемасы да иртәрәк башланды.
Чынлыкта, табигатьтә мамыкка аллергия бик сирәк очрый. Төрле үләннәр, агачлар һәм куакларның чәчәк атуы исә аллергиягә китерә. Шул үсемлекләрнең серкәләрен дә үзенә җыеп, мамык өемнәре очып йөри. Ә мамык үзе, борынга тыгылып, авызга эләгеп, борын, күз, тамакны кычыттыра. Бу сезонлы аллергиянең иң еш очрый торган симптомнары — поллиноз.
Тупыл мамыгыннан сакланыр өчен җиде киңәш:
- Коры һәм җилле һава торышында тышта йөрмәскә тырышыгыз, бигрәк тә көндезге 11дән кичке 8гә кадәр. Бу вакытта шәһәрдә пычрак һәм тузан таралу бик көчле.
- Даруханәдән диңгез суы белән спрей сатып алыгыз һәм көнгә берничә тапкыр борыныгызны шуның белән юдырыгыз. Бу тын юлларын мамыктан чистартырга гына түгел, ә лайлалы тышчаны дымландырырга, шешенүне бетерергә дә ярдәм итәчәк.
- Ябык бүлмәләрдә мамыкның күп җыелуына ирек бирмәгез. Тирәк агачлары яныннан узганда, машина тәрәзәләрен ябыгыз. Ә өйдә тәрәзәләргә һәм балконнарга москит челтәре яисә дымлы марля элегез.
- Һава дымландыргыч һәм чистарткычлар кулланыгыз. Аллергияның нигезе — корылыкта. Фатирда һаваның дымлылыгын белер өчен гигрометр (дымлылык үлчәү өчен прибор) сатып алырга киңәш ителә. Норма: 40-65 процент.
- Әгәр дә өегез тирәли агачлар утыртылган булса, көненә ике тапкыр – иртән һәм кич бүлмәләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп алу урынлы булыр. Күпчелек суырткычлар тирәккә каршы көчсез, чөнки җип-җиңел мамык өермәләрен алар, киресенчә, туздырып кына бетерә.
- Күпләр мамыкның борынга тулуыннан зарлана. Шул сәбәпле, һәрдаим махсус дарулар сала башлый. Ләкин аларны даими куллану зыянлы! Шуңа күрә, әгәр дә авыру булса, мондый тамчыларны көненә ике тапкырдан артык һәм бер атнадан да озаграк кулланырга рөхсәт ителми.
- Әгәр дә сездә тупыл мамыгына көчле реакция булса, бал, диңгез ризыклары, шоколад, цитрус, күгәрек сыр кебек ризыкларны ашамый торыгыз. Бу ашамлыклар аллергия күренешен көчәйтә генә.
Күзлек киеп йөрү, урамнан кергәч, юыну кебек гади киңәшләр дә сезгә файдага булачак. Үз-үзегезге саклагыз!
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев