Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Суганны кайчан алырга?

Аның өлгереп җитүенең берничә билгесе бар.

Суганның муентыгы йомшаргач һәм сабаклары егылгач, җыярга вакыт, дигән сүз. Гадәттә, ул август башына туры килә. Кайбер бакчачылар суган тизрәк өлгерсен өчен, сабакларны махсус рәвештә ега. Әмма болай эшләргә ярамый, чөнки суган муентыгы зарарлана һәм аңа сабактан туклыклы матдәләр килү туктала. Өстәвенә, сынган муентык аша төрле йогышлы авырулар керергә мөмкин.

Суган өлгергәнлекнең тагын бер билгесе – кабыгы саргая башлау. Шулай ук яңа тамырлар җибәрә башлау да уңыш җыярга вакыт икәнлегенә ишарәли.
Тәҗрибәле бакчачылар әйтүенчә, утырткан көннән 90 көн узгач, суганны җыеп алырга ярый.
Суганны алганнан соң, таратып 1-2 көн түтәлдә киптерергә кирәк. Шуңа да суган алганда коры, кояшлы көннәр тору зарур. Соңыннан җилләтелә торган коры урында көзгә кадәр сакларга була.
Кыяк калдыкларын, сабакларын өзмәгез, чөнки туклыклы матдәләр суганның өлгереп җитүенә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев