Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Киңәш

Сирень чәчәгенең файдасы

Сирень чәчәге күңелне дә, битне дә яшәртә!

Сирень — һәркемгә балачактан таныш хуш исле чәчәкле куак. Аның чәчәк атуы җәй килүен аңлата да инде. 

Сиреньнең матурлыгы, хуш исле булуы карашны, күңелне сөендерсә, чәчәкләреннән ясалган битлек битегезне яшәртеп, сәламәтләндереп җибәрер.

Битлек ясау өчен бер кашык өеп салынган вакланган сирень чәчәкләренә шулкадәр үк каймак кушып болгатыгыз. Шул массаны ике сәгатькә суыткычка куеп торыгыз. Катнашманы биткә яхшылап сөртеп, 12-15 минут тыныч кына ятып торыгыз. Аннары җылы сөттә чылатылган мамык белән сөртеп алыгыз.

Әлеге битлек тирене тукландыра, дымландыра һәм агартып җибәрә. Сиреньнәр чәчәк атканда атнасына ике-өч тапкыр шул битлекне эшләсәгез, битегез яшәрми калмас.

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев