Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Розаларны бик иртә капларга кирәкми

Быел көз бик җылы килде, ноябрь аенда мондый һава торышының күптән булганы юк иде. Шуңа да бакчадагы гортензия һәм роза кебек чәчәкләрне соңрак капларга туры килә.

Синоптиклар алдагы көннәрдә дә салкыннар вәгъдә итми әле.
Роза куакларын бик иртә ябарга ярамый. Алар 5 градус салкынлыкны да яхшы кичерә. Түбән температура чәчәкләрне чыныктыра гына. Ә менә һава температурасы 6-7 градуска төшкәч, розаларны капларга кирәк. Сабаклары 50 сантиметр калдырып киселгән куак төпләренә 10-15 сантиметр биеклектә коры субстрат — ком, вак йомычка, ылыслы пычкы чүбе кушылган яфрак черемәсе өеп чыгарга кирәк. Ә менә гортензия төпләренә әче торф салып чыгу бик яхшы нәтиҗә бирәчәк.
Һәр куакны агач тартма белән каплап, өстенә пленка ябарга һәм кырыйларын кирпеч белән бастырырга. Ә иң уңайлысы — һәр куакны спанбонд яки лутрасил кебек тукыма белән 3-4 кат уратырга, бау белән бәйләргә һәм өстеннән капчык яки чиләк кидереп куярга. Кар яугач, розаларны кар белән капларга онытмагыз, шулай эшләгәндә, алар кышкы салкыннарда яхшы сакланачак.
Тагын бер киңәш: чәчәкләрне коры көнне каплагыз.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев