Ризык тигез пешсен өчен
Ризык тигез пешсен өчен хуҗабикәләр фольга куллана ала.
Газ плитәсе өстенә хуҗабикәлар фольга җәеп куюын беләбез, ә духовка эченә... Анысы духовканы пычратмас өчен түгел, ә бәлеш, пироглар көйми генә, матур булып, асты да өсте дә тигез булып пешсен өчен икән. Фольга эссене чагылдыра һәм духовкадагы ризык тигез булып пешә.
Духовканың рәшәткәсен фольга белән төрергә һәм духовканың иң аскы рәтенә куярга, ә пешерәсе ризыкны шуннан өстәге рәткә урнаштырырга.
Фото: фрипик,ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев