Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Пешкән йомырканы җайлы гына чистартам дисәң

Кайбер йомыркаларны пешеп чыгу белән кабыгыннан тиз генә чистартып булмый. Йомырканың пешкән агын әйтерсең лә кабыгына ябыштырып куйганнар... Гадәттә ул яңа гына оядан алып кергән яисә бер-ике көн элек кенә тавык ояга салган йомыркалар була.

Йомыркаларны җиңел һәм тиз чистарту өчен берничә гади кагыйдәне үтәү дә җитә. Иң элек шуны истә тотарга кирәк: йомырканы суыткычтан алу белән дә пешерергә ярамый. Суыткычтан, шулай ук оядан яңа гына алып кергән йомыркаларны беркадәр вакыт бүлмә температурасында тотарга кирәк. Шулай ук йомыркаларны җылымса су белән дә юарга онытмагыз. Йомырка пешерер алдыннан аларны кайнаган суга салу яхшырак. Суга бераз тоз салу да комачау итмәс.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев