Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Пастеризацияләнгән сөт файдалымы?

Билгеле, иң файдалысы — яңа савылган авыл сөте. Мондый мөмкинлегегез юк икән, пастеризацияләнгәнен алыгыз, ул файдалырак. Бу очракта сөт 76-78 °Ска кадәр җылытыла һәм кинәт суытыла.

Стерилизацияләү өчен сөтне 20-30 минут 120-150 °Ска кадәр җылыталар, ягъни кайнаталар. Анда зарарлы бактерияләр генә түгел, файдалылары да калмый. Стерилизацияләнгән сөт бер елга кадәр саклана, пастеризацияләнгәнен 2 атнадан артык тотып булмый. Сөтнең ничек эшкәртелүен саклану вакытына карап та белә аласыз.
Авыл сөтен өйдә дә пастеризацияләп була. Моның өчен сөтне 72-75 °Ска кадәр җылыталар, 30 секунд шулай тоталар һәм салкын сулы тазга утыртып, 22-38 °Ска кадәр суыталар. Күп мультиваркада “пастеризация” режимы бар. Ул эшне җиңеләйтә — сезгә казанына сөтне салып, тиешле режимны сайлыйсы гына кала.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев