Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Өшегәндә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Зәмһәрир салкыннарда өшү очраклары еш була. Елның иң салкын фасылында нәрсәләрне истә тотарга, өшегәндә беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Өшү билгеләре: тәннең өшегән өлеше сизгерлеген югалта. Кайчак ул чәнчеп, чеметкәләп тә торырга мөмкин. Беренче дәрәҗәдәге өшү вакытында өшегән урын агарып чыга. Икенче дәрәҗәсе күзәтелгәндә, өшегән урында кабырчыклар пәйда була. Өченче дәрәҗәдәге өшү вакытында исә ул урыннар кара янып чыга. Бөтен тән өшегәндә кеше сүлпәнәя, ваемсызга әверелә. Аның тәне салкын, пульсы еш, кан басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан да түбән була.

Тыела: өшегән урынны кар белән ышкырга, куллар, тукыма яки спирт белән уарга ярамый. Болай эшләгәндә, кул-аякларның болай да зәгыйфь кан тамырларына зыян килүе бар.  Өшегән урынны кайнар су ярдәмендә яисә учак янында тиз генә җылытырга омтылу да – зур хата. Кан тамырларында тромб хасил булып, өшегән тән тиресенә икеләтә зыян килергә мөмкин.

Беренче ярдәм: өшегән кешене иң элек җылы урынга урнаштыру зарур. Туңган җирне акрынлап кына җылыта башларга кирәк. Кул-аяклар өшесә, су температурасын аз-азлап арттырып, аларны ваннада яки тазикта җылытырга була. Аннан соң 40 минут дәвамында массаж ясау киңәш ителә. Бөтен җире өшегән кешене җылы одеялга төрергә, өшегән урынны җылылыкны үткәрми торган мамык һәм марля белән урап куярга кирәк. Зыян күрүчегә күп итеп җылы су яки чәй эчерергә дә онытмагыз. Андый чакта кешегә авыртуны баса, кан тамырларын киңәйтә, тынычландыра торган дару бирсәгез дә комачау итмәс. Өшегән урыннарның сизгерлеге яңадан кайтмаса, анда көчле авырту, тире капламының төссезлеге сакланса, тирегә бармак белән басып алгач, төсе үзгәрмәсә, эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә, кичекмәстән “ашыгыч ярдәм” чакыртырга кирәк.

Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән

https://shedevrum

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев