Өйне чиста тоту серләре
Гадәткә кертү кагыйдәләре
1. Көн саен иртән торуга урынны җыештырырга.
Җыелмаган урын-җир аркасында бөтен өй тузган кебек күренәчәк. Урынны җыю өчен берничә минут вакыт җитә бит: бу, гомумән, вакытны һәм көчне иң аз ала торган файдалы гадәтләрнең берсе.
2. Ванна бүлмәсендә раковинаны көнгә бер юып алырга гадәтләнегез.
Иртән торып теш чистартуга раковинаны да юып алыгыз: теш пастасы эзләре күренеп калса бер дә матур түгел бит.
3. Чишендегезме – киемнәрне шкафка элегез
Эштән кайтып өс-башыгызны алыштыргач, кием-салымыгыз урындык артында яки диван башында калмасын: юасын – пычрак керләр янына куярга, ә кабат киясен – шкафка элеп яки төреп тыгып куярга кирәк.
4. Бүлмәне җилләтегез
Елның кайсы гына фасылы булса да, бүлмәләрдә саф һава булырга тиеш. Өегезне (фатирыгызны) көн саен 10–15 минут җилләтеп алыгыз. Беренчедән, бу сәламәтлек өчен файдалы; икенчедән, саф һава булганда өй чистарак тоела.
5. «Биш минут» кагыйдәсе
Аз-азлап җыештырыгыз: бүген шкаф өсләрендәге тузаннарны сөртегез, иртәгә идәннәрне тузан суырткыч белән чистартып чыгарыгыз.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев