Матур булу өчен киңәшләр
Хатын-кызларга матур булу өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез
Көн дә иртән бер кашык җитен орлыгы ашап куегыз. Битнең матурлыгы эчәклек белән бәйле дигәнне ишеткәнегез бардыр, мөгаен? Ә җитен орлыгы эчәклекне менә дигән итеп чистарта. Аның чистаруы йөзегездә шундук күренәчәк.
Көн дә бер пешкән чөгендер ашагыз. Иртән дә, көндез яки кичен ашасагыз да ярый. Бу нәрсә бирәме? Чөгендер канны чистарта. Күрегез дә торыгыз, сәламәтлегегез яхшыру белән бергә, йөзегез дә үзгәрәчәк. Өстәвенә, эчәклекнең начар эшләвеннән дә котылырсыз. Монысы матурлыкны саклау өчен – бонус.
Кыйммәтле кремнар урынына битегезгә көн дә глицерни белән Е витаминын кушып сөртегез. 30 грамм глицеринга 10 капсула витамин кирәк. Капсулаларны энә белән тишеп, глицерин шешәсенә агызыгыз. Шушыны көн дә юынганнан соң иртән биткә ягып, тире алланып киткәнче җиңелчә генә ышкырга кирәк. Бу нәрсә бирәме? Җыерчыклар язылып, битнең төсе матурланачак, тире шомарачак.
Көненә 80 грамм чикләвек ашагыз. Ниндине яратсагыз, шундыйны. Нәрсә бирәме? Чәчләрегез, тырнакларыгыз сезгә ике атнадан ук «рәхмәт әйтәчәк».
Өч көнгә бер чәчләрегезгә коры горчицадан маска ясагыз. Коры горчицаны сыек май белән каймак куелыгында сыеклагыз да дымлы чәчләргә сылап, 20–30 минут тотыгыз, аннары юып төшерегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев