Майлы аштан баш тартыгыз
Табиблар ашказаны яман шешенең иртә симптомнары турында кисәтә.
Һәркемнең вакыт-вакыт эче авыртырга мөмкин. Әгәр алар вакытлыча гына була икән, борчылырга урын юк. Әмма ашказаны даими борчый башласа, бу - аңа аерым игътибар бирү өчен сәбәп.
Табиблар ашказаны яман шеше үсешен иртә стадиядә ачыклау өчен дүрт төп билгене аерып күрсәтә. Болар — ашказанының нормаль эшчәнлеге бозылу, ризык йоту белән проблема булу, кинәт ябыгу, һава җитмәү.
Табиблар, бу симптомнар кыска вакыт эчендә үтеп китсә, һәм шулай эч авырту һәм күңел болгану күзәтелмәсә, борчылырга кирәкми, ди. Бу билгеләр ашказанының ризыкны эшкәртеп бетермәве сәбәпле дә булырга мөмкин. Моның берничә сәбәбе бар: артык күп ашау, майлы һәм ачы ризык яисә артык күп кофеин, алкоголь, шоколад һәм газлы эчемлекләр куллану. Моннан тыш, ашказаны белән проблемалар борчылу, тәмәке тарту яисә антибиотиклар белән дәвалану аркасында килеп чыгарга мөмкин.
Әгәр югарыда санап үтелгән симптомнар узмый һәм ике атна дәвам итә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә һәм тикшеренү узарга кирәк.
Фото Шедеврум нейрочелтәре тарафыннан барлыкка китерелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев