Май башында җыярга мөмкин булган үләннәр һәм аларның файдасы
Киңәш

Май башында җыярга мөмкин булган үләннәр һәм аларның файдасы

Һәр үләннең үз файдасы бар. Соңга калмыйча җыеп калырга кирәк.

Кычыткан (крапива)
Җыю вакыты: чәчәк атканчы өске яшь яфракларын. Файдасы: канны чистарта, ялкынсынуга каршы тора, чәчне ныгыта. С һәм К витаминнарына, тимергә бай. Куллану: ашларда, салатларда, чәйдә, судагы төнәтмәсе, чәчне чайкау өчен төнәтмә.

Бака яфрагы (подорожник) Файдасы: яраларны төзәтә, ялкынсынуны киметә, ютәл вакытында ярдәм итә, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта. Куллану: согы, судагы төнәтмәсе.

Тузганак (одуванчик) – яфрак, чәчәк, тамыр. Файдасы: үт һәм сидек кудыручы, бавырны чистарта. А, С, К витаминнарына бай. Куллану: салатлар, чәйләр, төнәтмә, кайнатмалар, сироплар ясау өчен.

Сәрдә үләне (сныть) Файдасы: җиңелчә чистарту үзлегенә ия. Матдәләр алмашын яхшырта. В төркеме витаминнары һәм С витаминына бай.  Куллану: ашлар, салатлар, бәлеш эчлегенә салалар.

Күкебаш (медуница) Файдасы: салкын тигәндә, ютәл вакытында файдалы. Иммунитетны ныгыта. Куллану: чәй, төнәтмә, ингаляция өчен.

Иван-чәй (кипрей узколистный) – яшь сабаклар. Файдасы: тынычландыра, ялкынсынуга каршы тора, ашкайнатуны һәм йокыны яхшырта. Искәрмә: төп җыю вакыты – июнь-июль, ләкин майда яшь үсентеләрне дә кулланырга мөмкин.

Канлы үлән (чистотел)  Файдасы: вирусларга каршы тора, тире авыруларын дәваларга (бетчәләр, экзема) ярдәм итә. Куллану: майдагы сыгынтысы, судагы төнәтмә, согы.  Искәрмә: канлы үлән агулы үсемлек. Күп итеп куллану тыела. Кулланганчы, белгеч белән киңәшегез. 

Каен яфрагы Файдасы: бәвел кудыручы, тир чыгаруны көчәйтә, тәнне чистарта, чәчне үстерә, баш тиресен дәвалый. Куллану: чәй, төнәтмә, мунча себеркесе.

Фото: freepik.com


Нет комментариев