Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Май әрекмәне шифалы

Май аенда әрекмәнне җыеп калыгыз.

Моның өчен кирәкле үләннәрне майда ук җыеп, киптереп куярга мөмкин. Мәсәлән, әрекмән яфрагын суда чылатып, авырткан буыннарга ябалар. Әрекмәннең язын, яңа гына тишелеп чыкканы файдалы. Аның яфрагын да, тамырын да, хәтта тигәнәкләрен дә кулланалар. Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай.

Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Бу үләннән ясалган төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләтле, ялкынсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла.

Артрит вакытындагы авыртуны ат каштаны чәчәге төнәтмәсе дә баса. Моның өчен 20 чәчәккә 0,5 литр аракы салалар. Төнәтмәне ике атна чамасы тоталар. Аны эчәргә ярамый, бары тик уыныр өчен генә кулланалар.

Артрит, полиартрит белән авыручыларга җир җиләген, чияне сөткә салып ашау да файдалы.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев