Кызыл чөгендер «компоты»
Кызыл чөгендер «компоты» күп кенә авыруларга дәва була ала
Моның өчен 1,5 кг кызыл чөгендерне әрчеп, һәркайсын 4-5 кисәккә бүләргә. Шуның өстенә 2 литр кайнар су салырга. Аны 1 сәгать кайнатырга. 1сәгатьтән соң 1 аш кашыгы шикәр комы салырга, 1 аш кашыгы алма серкәсе өстәргә. Суыткычта сакларга.
Катнашманы көн саен ашау алдыннан 3-4 тапкыр 30-40 мл эчәргә.
Бу рецепт:
- канның сыйфатын яхшырта;
- организмны, бавырны чистарта;
- яман шеш күзәнәкләренә каршы көрәшә;
- организмның көчен арттыра;
- йөрәк-кан әйләнеше системасын ныгыта;
- кан басымын төшерә;
- симерүгә каршы көрәш чарасы буларак санала.
Фото: freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев