Карлыганны яз көне ашлап калыгыз
Карлыган куаклары яхшы уңыш бирсен өчен, аларны иртә яздан кайгыртырга кирәк. Чөнки карлыган ашлаганны ярата. Шул чакта гына аның җимешләре эре һәм баллы була.
Карлыган куакларын ашлау өчен иң яхшы ашлама – компост һәм тирес, аларда азот күп була. Әмма тиресне иртә язда ук кертергә кирәк, соңга калсаң, яфрагы күп, ә җимеше аз була. Тирес булмаса, бакчадан уталган чүп үләннәре, тирә-юньнән чабылган вак печән кулланырга да мөмкин. Бу үзенә күрә мүлчә ролен дә башкара, ашлама да була.
Карлыган куагын иртә яздан яки көз көне сентябрь-октябрь айларында утырталар. Утырту өчен яшь куакны үзеңнең бакчаңда үскән карлыганнан да үрчетеп алырга мөмкин. Моның өчен җәй көне бер яшь ботакны җиргә бөгеп, өстенә туфрак кына салырга кирәк. Җиргә күмелеп калган чыбыкчык яңа тамырлар җибәрәчәк. Бер елдан аны зур куактан аерып, яңа урынга күчереп утыртырга мөмкин.
Яхшы уңыш бирүче бер куакта уникеләп сәламәт ботак булырга тиеш: аның дүртесе – җәй көне генә үскәне, берьеллыгы, тагын дүртесе – узган елгы ботаклар, алар инде тармакланган, әмма кайрысы әле аксыл, шома. Дүрт ботак – өченче елгылар. Күп кеше бу ботакларны да кисеп ташлый. Тик алардан әле тагын бер ел уңыш алырга була, ди тәҗрибәле бакчачылар.
Фото: автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев