Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Кайнатманың иң файдалы төре

Табиб кайбер кайнатмаларның файдасы турында аңлата.

Табиб билгеләп үткәнчә, шикәр кушылмаган кара карлыган кайнатмасы аеруча файдалы. «Әлеге җиләктә антоцианнар – канның микроциркуляциясен яхшырта торган матдәләр, бигрәк тә челтәр катлавында бар, - дип ачыклык керткән белгеч. Моннан тыш, файдалылыгы буенча кура җиләге кайнатмасы икенче урында. Ул гипертония, ашказаны-эчәк тракты авырулары белән интеккән кешеләргә файдалы, азканлылык һәм лейкемия авыруы куркынычын киметә, йөрәк ритмын яхшырта. Атеросклероздан саклый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта.

Еременко сүзләренчә, крыжовник вареньесы да бик файдалы. Бу җиләкнең составындагы: флавоноллар йөрәкнең ишемия авыруын булдырмаска булышлык итә, инсульт һәм хәвефен киметә, респиратор вируслы инфекцияләрне җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Антоцианнар күзләр һәм сидек юллары сәламәтлеген ныгыта, хәтерне һәм игътибарны яхшырта, картаюны акрынайта.

Әмма крыжовникка аллергия булганда аны ашау киңәш ителми. Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте теркәлгән очракта да. Бала имезүче әниләргә дә бу җиләкне ашау киңәш ителми.
Тамак һәм ашказаны белән проблемалар булганнар өчен сырганак (облепиха) кайнатмасы файдалырак булачак.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев