Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Каһвәне дөрес куллану

Яраткан эчемлекне дөрес куллану – сәламәтлекне саклауның мөһим өлеше. Диетолог биргән киңәшләр сезгә ярдәм итәр.

1 нче киңәш.
Бары тик иртән бер чынаяк каһвә эчәргә була. “Каһвә өчен иң оптималь вариант – ул, әлбәттә, иртә. Көндез һәм кичен каһвә куллану киңәш ителми”, – дип аңлата белгеч.
Диетолог ачыклаганча, вакытны гына түгел, ә кулланыла торган эчемлек күләмен дә чикләргә кирәк. Аны ике чынаяктан да күп эчәргә ярамый.

2 нче киңәш.
Каһвәны су белән эчегез. Бер чынаяк каһвәдан соң бер стакан су эчәргә кирәк. “Каһвә организмны сусызландыра. Шуңа күрә, әгәр иртәнге ашка бер чынаяк каһвә бар икән, һичшиксез, организмда су балансын торгызу өчен бер стакан су булырга тиеш”, – дип киңәш итә белгеч.

3 нче киңәш.
22 яшьтән соң, табигый сөтле каһвәга өстенлек бирмәскә. “Табигый сөтне күпчелек өлкән кешеләрнең организмы тулысынча эшкәртеп бетерми". Поляков сөтле каһвәны өстен күрүчеләргә һәм аннан баш тартырга теләмәүчеләргә үсемлек сөтен кулланырга киңәш итә.

4 нче киңәш.
Тиз эри торган каһвәдән баш тарту яхшырак. Бөртекле, яңа тарттырылган кәһвалар организмга файдалырак. “Эрүчән каһвә – ул химоза. Каһвәның эрүчән, сублимацияләнгән төрләрен кулланмау яхшырак”, – дип аңлата ул.
Югары кан басымы яки бавыр авырулары булганнарга хәтта табигый каһвәны да кулланырга ярамый, дип ачыклык кертә белгеч.

5 нче киңәш.
Бары кара каһвә белән генә дус булырга кирәк. “Әгәр эспрессо яки ристретто турында сөйләсәк, бу иң концентрацияләнгән вариант. Кешенең йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалары булса, мондый эчемлекләр кулланудан баш тартырга кирәк”, – ди диетолог.
Каһвәсез тора алмаучыларга көнгә бер тапкыр яңа тарттырылганны туркада кайнатып эчәргә киңәш ителә.

Каһвә – күңел күтәрүче, башны ачык тотучы гаҗәп эчемлек. Ләкин аны дөрес куллану — сәламәтлек сере. Үз организмыңны тыңла, киңәшләргә колак сал, һәм яраткан каһвәңне рәхәтләнеп, файда белән эч!

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев