Имбирь белән дәвалану ысулы
Имбирь белән куллану ысулын санап үтәбез
Нәзек кенә киселгән имбирь телеме тамак һәм авыз куышлыгын микроблардан арындыра. Моның өчен имбирь кисәген эфир майлары тәме беткәнче суырып йөрергә кирәк.
Су белән кушылган имбирь порошогын авырткан урынга компресс итеп куегыз. Ул баш авыртканда да, арка, бил, аяклар авыртканда да ярдәм итәчәк.
Әгәр ашар алдыннан 1 чәй кашыгы угычтан чыгарылган имбирьне тоз һәм лимон согы белән ашап куйсагыз, ризыкны эшкәртергә җиңелрәк булачак. Өстәвенә, токсиннардан да котылырсыз.
Теш сызлаганда имбирьне чәйнәп, шул урынга куярга киңәш ителә.
Мускуллар арып, тән сызлаганда, имбирьле ванна булышачак. Моның өчен 1 литр суга 2-3 аш кашыгы имбирь порошогы салып, кайнатып чыгарырга һәм 10 минут чамасы кайнаганнан соң су тутырылган ваннага салырга кирәк.
Эч киткәндә ярты стакан чын йогуртка 0,5 стакан су, 1/4 чәй кашыгы мускат чикләвеге һәм шуның кадәр үк имбирь кушып болгатып эчәргә киңәш ителә.
Гемморойдан интексәгез, 1 чәй кашыгы алоэ согына бер чеметем имбирь порошогын бутап, көнгә ике тапкыр, авыру билгеләре беткәнче эчәргә кирәк.
Фото: freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев