Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Файдалы ризыклар

Табиб йөрәк һәм кан тамырлары өчен файдалы ризыклар турында сөйләде.

Русиядә һәм дөньяда йөрәк-кан тамырлары авырулары саны елдан-ел арта, ә аларның шулай артуы туклануга да бәйле. Табиб-кардиолог йөрәк һәм кан тамырлары өчен нинди ризыкларның иң файдалысы булуын сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, зәйтүн, кукуруз, көнбагыш, соя һәм рапс майлары йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килү куркынычын киметә. Табиб билгеләп үткәнчә, аларда кан тамырлары стенасы һәм йөрәк сәламәтлеген саклау өчен кирәкле май кислоталары күп.

— Моннан тыш, рационга күбрәк балык кертергә киңәш ителә. Бу - балачактан ук һәркемгә билгеле булган “балык мае” чыганагы. Иң файдалысы — майлы балык: сельдь, скумбрия яисә лосось. Балыкны атнага 1-2 тапкыр куллану атеросклероз барлыкка килү белән бәйле куркынычларны кисәтә, — ди белгеч.


Аның сүзләре буенча, организмга җитәрлек аксым алу бик мөһим. Майлы булмаган сыер, кош итләре кебек үк, ясмык, борчак кебек кузаклылар да файдалы. Табиб бөртекле икмәктә, яшелчәләрдә, яшел тәмләткеч үләннәрдә, җиләк-җимеш һәм ярмаларда булган җепсел кулланырга киңәш итә. Соңгылары арасында ул карабодайны, дөгене аерып күрсәтә.

Табиб билгеләп үткәнчә, көн саен биш порция яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга кирәк, ягъни 500 грамм тирәсе. Ул туңдырылган яшелчә-җимешнең дә файдалы сыйфатларын югалтмавы турында белдерә.


— Киптерелгән җиләк-җимешләр дә файдалы, әмма аларда шикәр концентрациясе күбрәк булуын истә тоту мөһим, шуңа күрә порция күпкә азрак булырга тиеш. Моннан тыш, кайвакыт җитештерүчеләр җиләк-җимешне шикәрдә пешерә, аннары гади ысул белән киптерелгән җиләк-җимеш итеп сата. Мондый ризыкларны кулланырга киңәш ителми, — ди табиб.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев