Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Табиб-диетолог җиләкләр яман шешне кисәтә, шикәр авыруыннан интегүчеләргә ярдәм итә дип саный.

Табиб-диетолог файдалы үзлекләре буенча беренче урынга җиләкләрне куя. Бу - кара җиләк, күк җиләк һәм мүк җиләге (черника, голубика, клюква). Әлеге җиләкләрдә антиоксидантлар зур микъдарда була. Шулай итеп алар яман шеш һәм йөрәк авыруларын кисәтә.

Җиләкләр шикәр авыруыннан интегүчеләргә дә ярдәм итә. Алар бөерләр эшчәнлеген һәм күз күремен яхшырта.

Моннан тыш, суган, имбирь, сарымсак файдалы. Алар бактерияләрне үтерә, вируслы авырулардан саклый дип саный табиб.

Кәбестә, редис, керән, помидор, яшел үләннәр дә файдалы. Укроп, петрушка, кинза кебек тәмләткечләр майлы һәм көеп киткән шашлыкны зыянын киметә, диелә әлеге хәбәрдә.

Диетологлар көн саен 400-500 грамм чи яшелчә һәм җиләк-җимеш ашарга киңәш итә. Өлкән яшьтәгеләргә яшелчәләрне пешереп ашау хәерле.

Фото: татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев