Бавлы-информ

Баулы районы

16+
Рус Тат
Киңәш

Файдалы киңәшләр

Хуҗабикәләргә берничә киңәш тәкъдим итәбез

1. Әче сортлы алмаларны духовкада озак тотарга ярамый, алар изелә.
2. Әгәр дә кыярны “коерыгы” белән аска каратып, ¾ өлешен суга салып торасыз икән, ул бик озак сакланырга мөмкин. Суны көн саен алыштырырга гына онытмагыз.
3. Тозлы кыярның банкасында гөмбәчекләр барлыкка килмәсен дисәгез, банкага горчицалы төенчек салыгыз.
4. Салат өчен яшелчәләрне (кызыл чөгендер белән кишердән кала) тозлы суда пешерү әйбәтрәк. Яшелчәләр яхшы әрчелсен өчен, алар пешеп чыккач ук салкын суга салыгыз.
5. Ит һәм балык белән ясалган салатларга маринадланган яшелчә салу яхшырак.
6. Сусыл һәм хуш исле кишер ашыйсыгыз килсә, озын тамыразыклысын утыртыгыз.
7. Кызыл чәкәнле кәбестәне кайнар су белән коендырсаң, ул йомшаграк була.
8. Әгәр кәбестәдән әчкелтем тәм килсә, аны 2-3 минутка кайнар суга салып торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев