Файдалы киңәшләр
Максималь файда алу өчен, диетологлар рационны җиләк-җимеш һәм яшелчәләр белән төрлеләндерергә киңәш итә.
- куе яшел яфраклы яшелчәләр: шпинат, кәбестә, брокколи K витаминына, кальцийга һәм тимергә бай;
- кабаклылар гаиләсеннән булган яшелчәләрдә: ташкабакларда, кыярларда калий күп, ул организмны артык судан арындырырга һәм йөрәк-кан тамырлары системасы эшен җайларга булыша;
- цитруслылар: әфлисун, лимон, мандарин – С витамины чыганагы, ул иммунитетны ныгыта һәм тимерне үзләштерүгә ярдәм итә;
- Брюссель кәбестәсе, чәчәкле кәбестә, торма антиоксидантлар һәм ялкынсынуга каршы көрәш өчен кирәкле кушылмаларга ия;
- кузаклылар: фасоль, борчак, ясмык – аксым һәм клетчатканың искиткеч чыганагы;
- ачык төсле җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: кишер, кабак, батат, татлы борыч, помидорда күз һәм тире өчен файдалы каротиноидлар бар;
- җиләкләр: кырпак, караҗиләк, кура җиләге, мүк җиләге – организм күзәнәкләрен зарарланудан саклаучы көчле антиоксидантлар;
- авокадо һәм зәйтүн – баш мие һәм йөрәк эше өчен кирәкле файдалы майлар чыганагы.
Кайбер җимешләрне бернәрсә белән дә бутап ашамаска киңәш ителә. Мәсәлән, кавын, карбыз һәм виноград башка ризык төрләре белән ярашмый. Бу җимешләрне үзләрен генә куллану яхшы. Крахмаллы яшелчәләрне исә (бәрәңге, кукуруз, кабак, кишер, чөгендер, редис, торма һ.б.) крахмал булмаган яшелчәләр — кыяр, ташкабак, цукини, яфраклы салатлар, шпинат, брокколи, руккола, шалкан, төсле һәм ак кәчәнле кәбестә, болгар борычы, башлы суган, петрушка, укроп, сельдерей, баклажан белән бергә кулланырга киңәш ителә. Яшелчәләрне майлы ит, шикәр яки кислоталар белән кулланмау яхшырак, моннан эч күбү барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, шул сәбәпле, фаршланган борычны начар кабул итүчеләр күп.
Фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев